Логотип «Мәйдан» журналы

Кытай сәяхәтчесе Казанга атта килеп җиткән

Кытай сәяхәтчесе Цзин Ли 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары узган шәһәрләргә атта сәяхәт итә.  22 июль көнне ул Казанга килеп җиткән. Бу хакта kazanfirst хәбәр итә. Цзинь Ли Татарс...

Кытай сәяхәтчесе Цзин Ли 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары узган шәһәрләргә атта сәяхәт итә.  22 июль көнне ул Казанга килеп җиткән. Бу хакта kazanfirst хәбәр итә.
 
Цзинь Ли Татарстан башкаласына килгәнче Түбән Әлки авылы кешесендә кунак булырга өлгергән, шулай ук аны Питрәч районының Богородское авылында да күргәннәр. Сәяхәтче фотоларны Вконтакте социаль челтәрендә урнаштырып бара икән.
yqlcs7sgzvo Фото: https://vk.com/Цзинь Ли
gfwwhbrqnjw
Цзин Ли - Россияне атта гизүе белән танылган Кытай сәяхәтчесе. Беренче тапкыр ул Россия буйлап 2008 елда сәяхәт иткән һәм Мәскәүдән Пекинга Олимпия уеннарына барып җиткән.
Цзин Линың быелгы сәяхәте Карачай-Черкесның Усть-Джегут шәһәрендә 21 мартта башланган. Ул инде Сочи, Ростов-Дон, Волгоград, Самара шәһәрләрендә булырга өлгергән. Казан - аның маршрутындагы бишенче шәһәр.
Сәяхәтче Түбән Новгородны, Санкт-Петербургны һәм башка шәһәрләрне күрергә җыена. Иң соңыннан ул Мурманск шәһәренә барачак.
 
 
 

Комментарийлар