Логотип «Мәйдан» журналы

Кышлау малга ни кирәк?

«Аллага шөкер! – диясе килә, – Аллага шөкер! Татар әдәбияты үлмәгән, йоклаган гына икән!» Чөнки бүген укучыдан «Елый-елый укыдым» дигән «югары» бәя кабул иткән язучыларның төшенкелек кенә тудыра торга...

«Аллага шөкер! – диясе килә, – Аллага шөкер! Татар әдәбияты үлмәгән, йоклаган гына икән!» Чөнки бүген укучыдан «Елый-елый укыдым» дигән «югары» бәя кабул иткән язучыларның төшенкелек кенә тудыра торган, бәхетсез мәхәббәттән газап чигүдән ләззәт алучы каһарманнары белән тулган әдәбиятыбызда алда сүз барачак роман яшен яшьнәп офыкларны яктырткан кебек тоела.
Кайчандыр «Казан утлары» журналында дөнья күргән бер мәкаләнең «Тарих ватса-кырса да/ Тарих яши Курсада!» дигән исеме истә калган, чөнки бу сүзләрне Курсага гына түгел, бөтен татар яшәешенә кулланып булыр иде. Татар әдәбияты, ягъни халыкның рухи көзгесе, карагруһ патша хакимиятенә дә, совет идеологиясенең матур сүзләргә төренгән үтә мәкерле сәясәтенә дә, хәзерге глобализмның тәтәй матди ялтыравык һөҗүмнәренә дә каршы тора алу сәләтен югалтмавына мисал була мине «Аллага шөкер!» дияргә мәҗбүр иткән «Фәхрине үтереп ташладылар» романы. Авторы – гасыр башында «Төнбоек» повесте белән Ә. Еники кулланган матурлык һәм шуның астына яшерелгән сазлык, баткаклык символына милли рух салган Равил Сабыр.
Уйлавымча, аның яңа «Фәхрине үтереп ташладылар» романы бик күп бәхәсләр уятачак, чөнки төп героиня, чибәр, матур, шат күңелле Диләрә фахишә булып китә, ә мәгълүм анекдоттагыча, хәтта порнофильмнарны да ахырда туй булмасмы дигән өмет белән карап бетерүче хатын-кыз таифәсе моны кабул итмәячәк. «Дөньяны матурлык коткарачак» дигән гыйбәрәгә ышанырга өйрәтелгән аудитория өчен кырыс тормыш фәлсәфәсен кабул итү авыр булачак. Үзең күрергә теләгәнне әдәби әсәрләрдән укып, ал күзлек киеп, матур хыялларга алданып яшәү рәхәтрәк бит.
Йә бу роман сизелмичә дә үтеп китәчәк, чөнки тестлар биреп уку системасында тәрбияләнгән халыкта хәзер уйлый белүчеләр әз калды. Әле аның һәр укып, әсәр күтәргән проблемаларны аңлаучылары да каләмгә тотына, яки башка юл белән фикерен белдерә дигән сүз түгел. Шуңа күрә, әдәбиятта вакыйга булырлык бу әсәр, Д. Заһидуллина мәкаләсендәге (Казан утлары, 2022, № 4) кебек, искә алынып үтү белән чикләнергә мөмкин.
Диләрәгә килгәндә исә – и Ходаем, редактор менә бу өлешен кисмәсә иде! – аның фахишәлек юлына кереп китүенә һич гаҗәпләнәсе юк, автор кызның нәкъ шул юлга илтүче характерын тудыра алган.
Сүз уңаеннан, татар әдәбиятында һич яңалык түгел ул хатын-кызның иреннән башка кеше белән дә якынлык кылуы. Акыл иясе язучыларыбыз моның тормыш, табигать икәнлеген, яшәешнең аерылгысыз бер өлеше икәнлеген белеп, артык фаҗига, трагедия ясамыйча язалар. Әйтик, Н. Думавиның «Кем гаепле?» әсәре тулысынча яшь кызның ялгышуын, шул ялгышның ни рәвешле тормышын җимерүен күрсәтүгә багышланса, Г. Исхакыйның «Тормышмы бу?» әсәренең герое үзе турында болай уйлый: «Менә мин – сөймәгән, сөелмәгән бер хатын берлә гомеремне үткәрергә, сөю-сөешү нәрсә икәнне белмәенчә, яшьлегемне уздырырга, картлыгыма кадәр былчырак хезмәтче хатыннар, әдәпсез күрше киленнәре берлә күңелне мыскыл итә, вөҗданны газаплый торган мөнәсәбәтләрдә яшәүче, чүпрәкләр өчен судлашучы кеше калдыгы!» Г. Ибраһимовның «Татар хатыны ниләр күрми» әсәрендә дә бар туйга хәтле сафлыгын югалткан кыз язмышы турында сүз. Кыскасы, ир – хатын, кыз – егет мәсьәләсенә романтикларча түгел, тормышчан мөнәсәбәт белдерү бар.
Әмма якынлык кылуны кем ничек кабул итә – монысы икенче мәсьәлә. Карагыз, Г. Исхакый герое үзе кочагына алган хатын-кызларга ничек бәя бирә: «былчырак», «әдәпсез»... Хатын-кыз исә моны «мәхәббәт», «сөю», кияүдәге хатын-кыз (ул да җаен таба бозыклыкны акларга) – «соңарып килгән сөю», «мәхәббәтем күземне томалады», ди. Р. Сабырның Диләрәсе дә шулай ди, Кадыйрның дусты Илгизәр белән ятакта була, егерме елдан соң: «Хыянәт түгел бу, аңлыйсызмы, бу бөтенләй башка нәрсә!» – дип аклана. Хыянәт түгел... Әйе, хатын-кыз күзлегеннән караганда мәхәббәт булмаган икән – чутланмый. Хет ничек аңлат, ну, хыянәт түгел. Моны заман алып килгән үзгәрешләргә дә, Көнбатыштан кергән әхлаксызлыкка да сылтарга ярамый, бу – табигатьтән, характердан. Диләрәнең табигате, холкы шундый, Кадыйр белән фаҗига килеп чыкмыйча бергә яшәсәләр, гаилә корсалар да ул тиктормас бер хатын булыр иде.
«Шерше ля фам», ди француз, «хатын-кыз эзләгез», нинди генә гамәл кылынмасын, нинди генә вакыйга булмасын, – сәбәбен хатын-кыздан эзләгез. Фрейд  бабай  да: «Кеше кылган һәр гамәлнең нигезендә яшерелгән, бастырылган җенси омтылышлар ята», – дип өйрәтә. Кайбер психологлар зур сугышларның килеп чыгышын да аерым индивидларның психик тайпылышлы комплексы белән аңлатырга омтыла. Бардыр, дөнья тарихының агышында шәхес ролен инкарь итеп булмаган кебек, җәмгыять үсешенең объектив закончалыкларын да истән чыгарырга ярамый, ә бәлки, аларның бер чорга туры килүе, тәңгәлләшүе хәлиткеч роль уйныйдыр.
Сүзем ул хакта түгел, сүзем романда кузгатылган Икенче бөтендөнья сугышы турында. Дөресрәге, өч геройның – Илгизәр, Хамис һәм Галимҗанның бу сугышка мөнәсәбәтләре хакында. Кадыйр бу бәхәскә катнаша алмый, ул инде юк. Диләрәгә, хатын-кыз буларак, бу тема кызык түгел. Менә монда үтә нечкә, үтә четерекле – дөнья барышының объектив законнарын аңлау һәм, кеше аны аңласа-аңламаса да, шәхси мөнәсәбәт һәм хисләрнең күп очракта акылны томалавы проблемасы күтәрелә. Галимҗанны автор юкка гына тарих укытучысы итмәгән, бу аңа әзерлекле, – белем ягыннан әзерлекле, – кешенең дә гаять глобаль вакыйгага үз каланчасыннан гына бәя бирүеннән котыла алмавын күрсәтү өчен кирәк... «Анда ике нимес килгән иде: берсе сап-сары, икенчесе җиз кыңгырау кебек җирән. Үз телләрендә мыркылдап (сөйләшеп түгел, «мыркылдап» – автор) йөриләр болар нидер. Бабай искә төште дә, аның сугышта күзен калдырулары, башы тулы мина кыйпылчыклары турында уйладым да, җанымда бу ике нимескә карата шундый көчле җирәнү катыш нәфрәт хисе уянды мин сиңа әйтим, шундый нык итеп ачуым чыкты, әздән генә болар белән сугыша башламадым!» – моны Галимҗан, тарих укытучысы әйтә!
Шунысы кызык, миңа, егет булып килүче яшүсмер чагымда, авылда фронтовик ирләр белән печән өмәләренә, башка төрле эшләргә йөрергә туры килде. Ял итәргә туктаган вакытларда алар кайчак сугыш хатирәләренә кереп китәләр иде, «бәрә башлады нимес», «анаңны сатыйм, нимес здоровый бит ул», «карыйбыз, нимес күперне шартлаткан» дип сөйләшәләр, әмма берсе дә аңа карата «кабахәт», «сволочь» кебек эпитетларны кулланмый иде. Мөгаен, бу чын сугышчыларның сугыш этикетын саклавы һәм совет солдаты кебек үк үлемгә барган дошман солдатына карата хөрмәт билгесе булгандыр. Укучым, дөрес аңла: фашизмга түгел, ә фашизм сугышка куган гади солдатка хөрмәте.
Сугыш турында киноларда, Г. Әпсәләмов әсәрендә совет гаскәрләренең һәрвакыт җиңеп баруын күреп, дошман солдатын аңгыра, кабахәт итеп күрергә өйрәнгән без егет-малайларга фронтта булып, мәхшәрнең үзен күреп кайткан агайларның болай бик гади, зур стратегик операцияләрне утынга бару кебек итеп кенә сөйләүләре сәер тоела иде. Узган гасырның туксанынчы елларында кайбер документлар дөнья күрә, тарихи фактларга объектив бәя бирелә башлагач, моны төрле кеше төрлечә кабул итте. Ләкин бер фикер һәркемгә уртак иде: сугыш, җәмгыятьнең сугышка мөнәсәбәте, сугыш һәм аерым шәхес кебек төшенчәләр гаять тә катлаулы күренеш икән. Кемнеңдер аңында үзгәрешләр булды, кемдер яңа интерпретацияне йә кабул итә алмады, йә кабул итәргә теләмәде.
Фикерен үтемле итеп җиткерер өчен автор ирләрнең өчесен өч өлкәдән, өч типта бирә. Галимҗан – белемле, татар зыялысы. Дөрес, «татар зыялысы бармы, кем ул?» дигән сорауны Мөхәммәт ага Мәһдиев узган гасырның туксанынчы елларында ук «Казан утлары» журналында күтәргән һәм «Юк ул» дигән нәтиҗә ясаган иде. Моның белән килешергә мөмкин, килешмәскә мөмкин, ләкин Равилнең Галимҗаны да «классик хаклы, ахры» дигән фикергә этәрә. Без шундый бүген, шагыйрь «җаныңның ваклыгын сылтама заманга» дисә дә, барыбызның да тамак, балалар һәм гаилә бюджетын беренче чиратка куеп яшәүче хатын бар. Мәктәпләрне тикшерергә килгәндә, сикереп чыкканчы, әнә шуларны уйлыйсың, әйтәсе килгән сүзне кысып калдырганда яңак төерләре йөгерсә дә, куллар бәйләнгән.
Хамис – замана буржуасы. Ләкин Г. Ибраһимовның «Яшь йөрәкләр»ендәге Сабирдан аермалы буларак, урлап, хөкүмәтнең бюджетын үзләштереп, бүгенге көн белән яшәүче ерткыч буржуа. Хәзер аларны бизнесмен диләр.
Илгизәр, мөгаен, иң кызыклы һәм фикерләре, дөньяга карашы бәхәсле һәм уйланырга этәрә торган геройдыр. Фикеремне көчләп тагарга җыенмыйм, һәм укучы һәр геройны үз әзерлегеннән, интеллектыннан, милли аң дәрәҗәсеннән, хәтта нинди җенес вәкиле булуыннан чыгып кабул итәр. Иманым камил, хатын-кыз укучылар авторны Диләрәнең фахишәлек юлыннан китүендә гаепләячәк.
Ярар, «сүз башым бит Шүрәле» дигән кебек, Илгизәргә кайтыйк.
Татарның шундый бер гаҗәп үзенчәлеге бар: ул бөтен дөнья буйлап сибелгән һәм гомере буе туган җирен сагынып яши. Дөрес, чит җирләргә китүнең яшәгән төбәгендә милли, дини, икътисади изелү кебек сәбәпләрен атарга мөмкин. «Себергә себерсәләр дә/ Себер үзебезнеке» дип, үзен дөнья гражданины итеп сизүе дә роль уйный. М. Галәүнең исеменә үк чыгарылган «Мөһәҗирләр» романында, Тукайның «Китмибез» шигырендә дә күтәрелә әлеге тема, һәм, кайда гына төпләнсә дә, татар кешесе югалып калмаган – Садри Максуди, Муса Акъегет, Борһан Шәһиди һәм тагын бик күпләрне мисал итеп китерергә була. Менә минем кулымда 1988 елда чыккан «Татар халык иҗаты. Тарихи һәм лирик җырлар» китабы. Бик күп җырлар чит җирләрдә бәхет эзләүчеләр турында. «Үзебезнең яшьләр, йөрибез сәфәр./ Гомер үтәр чит-ят җирләрдә» һ.б.
«Гомер бер генә бирелә бит, Галимҗан, шуны кешечә яшисе килә», – дип аңлата Илгизәр сабакташына үзенең Германиядә яшәвен. Аның 1941–45 елгы сугышка карашлары да башкача, ул матди бөтенлекне, корсак туклыгын беренче урынга куя, ул либерал кыйммәтләр тарафдары, һәм аны моның өчен гаепләү дә мәгънәсезлек булыр иде. Ләкин безне «Кем безнең белән түгел, шул безгә каршы» дип  тәрбияләделәр, шуңа күрә Хамис сугышка карата идеология һәм шәхси мөнәсәбәтләр турында сүз кузгаткан Илгизәрне кыйнап ук ташлый, ә зыялы буларак оппонент фикерен хөрмәт итәргә тиешле Галимҗан аны хуплап тора. Акыл көрәшенә кул катышса, ул инде җиңелгәнлекне аңлата – моны ХХ гасыр башы зыялылары, хәтта, һәм совет чорында да, һәм бүген дә наданлык үзәге дип күрсәтелеп килүче кадими мәдрәсә шәкертләре дә белгәннәр. Мәсәлән, Г. Исхакыйның «Мулла бабай» романындагы шәкертләр бүтән мәдрәсәгә моназарәгә (ягъни, белемнәрен сынап карар өчен икенче бер мәдрәсәгә барып нинди дә булса темага сөйләшеп, бәхәсләшеп кайту) баргач, атаклы Кышкар мәдрәсәсе шәкерте, интеллектуаль бәхәстә җиңелә башлавын сизеп, көндәшегенә сугып җибәрә, һәм Хәлим: «Мин сугышка батыр кеше түгел, сугышка килмәдем, керешмим! – дип җаваплый һәм «...тегеләр дә, үзләренең хаталарын белсәләр дә, тагы керешеп маташтылар». Безнең бүгенге патриотизм Булгаковның Шариковыныкы кебек: хәрби учетка басарга – рәхим итегез, сугышка икән – сәламәтлек начар; ә сөйләшкәндә батыр – әңгәмәдәшкә сугып җибәреп, кайнар хисләрне күрсәтә алабыз...
«Яшьлекләре 90 нчы елларга, Ирек мәйданы азатлык таләп иткән, сүз иреге чәчәк аткан, суверенитет даулаган чорга туры килгән буынның бүген нинди хәлгә калуы турында», дип фикерен белдерә Р.Зәйдулла роман турында. Хаклы Язучылар берлеге рәисе, әйе, безнең буын ул, безнең, Сабырның студент еллары. Бер тән, бер җан булып яшәде ул вакытта мәйдан. Ләкин эмоциональ күтәрелеш, әгәр ул матди яктан ныгытылмаган булса, озак яши алмый, чөнки һәркем мәйданнан өенә кайта. Ике башлангыч – күңел халәте һәм көнкүреш – каршылыкка керә. Узган гасырның 20–30 нчы елларында, бөтендөнья революциясе белән иләсләнеп, хәтта ата-ананы читкә тибәреп:
Икесе дә ватык вагон алар –
Баралмыйлар безнең рельседән.
Җайлап кара, иптәш; җайланмаса,
Үз кешебез, кансыз, үлсеннәр –
дип (1927) шигырьләр язылганда да, Һ.Такташ көнкүрешнең котылгысыз икәнлеген таный: «Соңгы көрәшләргә яшьләр генә, ахры, барырлар», ә без «тавык комиссиясе төзеп, тавыкларның тормышларын рәтләп йөрербез». Ягъни: «Дөнья революциясе яшьләр өлешенә кала, ул – ерак киләчәк эше. Безгә исә бар көчебезгә гадәти көнкүреш, көндәлек тормыш мәсьәләләре белән шөгыльләнергә – шул матурлыкны җырларга кирәк», – димәкче (Гайнетдинов М. Давылларда, җилләрдә. Казан, 1989, 83 б.).
Бәс, шулай, революция һәм көрәш яшьләр эше икән, яшьлектә эчкән ант нигезендә Кадыйр гадәти обывательләрне хөкемгә тарта аламы? Менә бу сорау минем өчен сорау булып кала бирә. Әйе, гаепли ала, әйе, урам теле белән әйткәндә «предъява белдерергә» хаклы. Ләкин хөкем итәргә? Бар кеше дә Кадыйр кебек һәм физик, һәм рухи яктан көчле була алмый бит, кемдер «тавык комиссиясендә» йөрергә тиеш. Ләкин шул комиссиядә йөргәндә, татарча сөйләшсә, балаларының гына түгел, оныкларының да татарча сөйләшүен җәмәгатьчелеккә курыкмыйча әйтә алса, ватсаптан язышканда татар хәрефләрен кулланса, ул милли яшәешкә өлеш керткән дигән сүз. Һәр кеше югарыда әйтелгәннәрне генә эшләсә дә, тел бетмәячәк.
Без: «И Ходаем, бирмә акыл, җүләрлеккә ни җитә», – дибез. Әйтәбез дә, көлгән булабыз. Ә бит ни хәтле хаклык бу сүзләрдә! Хатынының читкә йөргәнен белмәгән ир бәхетле. Өйдә идиллия, хатын чүти-чүти генә килеп тора, ир: «Мин нинди ир, хатынны биетеп торам», – дип горур йөри. Кыек эш беленсә – бетте. Өйдә ямь дә, тормышка гамь дә бетә.
Кышлауга калдырылган үгез дә бәхетле: абзар җылы, ашау бугаздан килерлек. Суелачагын белсә, тынгысызланыр иде, тамагыннан ризык үтмәс, канәгатьлек хисе югалыр иде. Менә ул – җүләрлекнең бәхет булуы.
Америкада 1901 елны акылга зәгыйфь балалар өчен кулланылган тест ысулын кертеп, мәгариф системасын җимереп, укытучыларның авторитетын плинтустан түбән төшереп, халыкны югарыда телгә алынган кышлау үгез кебек бәхетле итүче дөнья тоткаларына рәхмәт әйтергә тиеш без.
Бу уйлар йөри иде инде күңелдә, ләкин романның «Белем – хәсрәт ул» бүлегеннән соң мондый фикерләрнең мине генә борчымавын һәм үземнең хаклы булуымны аңыштым.
Кабатланам: роман уйлы-гамьле. Заманның төп, фикерле кешеләре аңлый торган проблемаларны күтәрә. Ләкин тестлар буенча имтихан биреп, белем дигән олы хәсрәттән саклатылган, Моргенштерн, Нурминскийны тыңлаган, Саша Спилбергның ваннага чипсы тутырып юынганын карап мөкиббән киткән буын моны аңлый алмаячак. Диләрә белән Кадыйрның ахырдан очрашып үбешкәннәренә өметләнгәннәр исә романтиканың җимерелүен кичерә алмаячак. Әгәр Кадыйр килеп кереп: «Диләрә, мәхәббәтебез хакына мин синең үткәннәреңне гафу итәм, чык миңа кияүгә!» – дисә... – бары шушындый тәмам өчен генә дә, Равил, синең романың иң күп укыла торган әсәр булачак иде. Кышлау малга Тукайны укудан мәгънә юк, аңа җиләк яфраклы печән, көрпә, чөгендер яки башка төрле тамыразык кирәк.

Гомәр ДАУТОВ,


КФУның Алабуга институты татар филологиясе кафедрасы доценты.


«Мәйдан» № 10, 2022 ел

Комментарийлар