Машина тәгәрмәчләрен кышкыга алыштырмаган автомобильчеләргә штраф салыначакмы?
Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе матбугат хезмәте ТАСС агентлыгына кышкы резина куймаган автомобильчеләргә административ җәза бирелмәячәк дип белдерде. 11 ноябрьдә Таможня союзының техник...
Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе матбугат хезмәте ТАСС агентлыгына кышкы резина куймаган автомобильчеләргә административ җәза бирелмәячәк дип белдерде.
11 ноябрьдә Таможня союзының техник регламентына үзгәрешләр керде. Анда машинага төрле модельдәге шиналар куллануы тыела диелә. Кышын җәйге чор өчен кулланыла торган шиналардан йөргән өчен штраф юк.
Әмма ЮХИДИ хезмәткәрләре октябрь аенда кышкы резинага күчәргә киңәш итә.
Комментарийлар