Логотип «Мәйдан» журналы

Кышкы иртә

Иртүк торып, тамагымны туйдырдым да тышка чыктым.

Мамыктай йомшак кар, тибрәлеп-тибрәлеп, җиргә төшә. Мыштым-ваемсыз җилдә, җиргә төшикме юкмы дигәндәй кагылып китә дә, уйнаклый-уйнаклый тәңкә-тәңкә карлар сибелә. Ә мин, кулыма көрәк алып сукмакны яңа яуган кардан ачып җиңелчә генә сыпырып йөрим. Нинди рәхәтлек! Аллаһыма мең рәхмәт – мин үз күзләрем белән шундый сихрилекне күрәм, үз аякларымда яңа яуган ак кар өстенә басып йөрим. Карны учыма салып аның йомшаклыгын, суыклыгын тоям, аннан эреп суга әйләнгәнен күзәтәм. Хәтта, аның яуган тавышын да ишетәм кебек. Әйе, чынлап та шулай! Аякларым җирдә басып торса да, күңелем алар белән һавада йөзә, тибрәлә. Без, бер дулкында! Хозурлык! Капка янында гына миләш агачы кып-кызыл тәлгәшләре белән, бу хозурлыкка, тагы да матурлык өсти. Тәлгәшләргә кошчыклар кунып миләш чокыйлар – кызыл тушләр иртәнге ризыкларын тәмнәргә килгәннәр. Аларны миләш тәлгәшеннән аермассың да! Кып-кызыл булып түшләре «янып» тора. Миләшнең тәмле йомшак эчен генә ашыйлар, тышкы кабыгын җиргә төшереп җибәрәләр. Миләш кабыгы, кар бөртекләре арасыннан җиргә төшеп, җир өстен тагы да матурлый. Гүя җир, ак җирлеккә кызыл борчак төшкән күлмәк кигәндәй. Кинәт ниндидер яктылык сирпелеп китте – ут кабыздылармы әллә дип торам. Аллаһы Тәгалә «лампочкасын» кабызган икән – болыт арасыннан саргылт-кызгылт төстә кояш күренде. Кар таучыклары арасында яктылык белән күләгәлек алмашу барлыкка килде. Әйе, тормышта да яктылык белән караңгылык, яисә, аклык белән каралык алмашып килә. Менә әле дә кара җир өстенә ак кар явып аны агартты. Шулай корылган дөнья. Әгәр караңгылык булмаса, без яктылыкның кадерен белер идекме!? Яисә каралык булмаса аклыкның!?... Табигатъкә соклану тәэссире белән уйларга чумып киткәнмен, вакыт үткәнен дә сизмәгәнмен. Керим әле. Бар булмышыма тулган матурлыкны, бүген алган тәэссоратларымны кара хәрефләр белән ак биткә төшерим...

 

Земфир АХЪЯРОВ

2021 ел

 

 

Фото: Альбина Шәйхиева 


 

 

 

 

Комментарийлар