Логотип «Мәйдан» журналы

"КышДаКар-фест"ка килүчеләр бер тоннага якын сыр ашаганнар

Беренче кышкы фестиваль - "КышДаКар-фест"ка килүчеләр бер тоннага якын төрле сорттагы сыр ашап бетерделәр, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.Тугыз көн эчендә ярминкәдә 20 меңгә якын кеше...

Беренче кышкы фестиваль - "КышДаКар-фест"ка килүчеләр бер тоннага якын төрле сорттагы сыр ашап бетерделәр, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.




Тугыз көн эчендә ярминкәдә 20 меңгә якын кеше, шул исәптән Россиянең якынча 30 шәһәреннән (Мәскәү, Түбән Новгород, Санкт-Петербург, Уфа, Уренгой, Владивосток һ.б.) килгән кунаклар, шулай ук төрле илләрдән (Франция, АКШ, Казахстан, Монголия һәм Төркмәнстан) туристлар да бар иде.
Сырдан тыш, фестиваль кунаклары җирле җитештерүчеләрдән казылык, кулдан эшләнгән шоколад бүләкләр, чәй сатып алдылар.
Ярминкә республика башкаласының нәкъ үзәгендә 29 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр барды. Фестивальдә 30 сәүдә ноктасы эшләде, алар җирле фермерлардан продукция һәм кулдан эшләнгән сувенирлар тәкъдим иттеләр.
 
Фото: Василий Иванов.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/09/178446/

Комментарийлар