Реклама
Кырымда Татарстан ФАПлары ачыла
Бу көннәрдә Кырымда Татарстанда җитештерелгән 20 фельдшерлык-акушерлык пункты ачылды.Россиянең Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова сүзләренчә, катлаулы торгызу чорын кичергән Кырым өчен Тата...
Бу көннәрдә Кырымда Татарстанда җитештерелгән 20 фельдшерлык-акушерлык пункты ачылды.

Россиянең Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова сүзләренчә, катлаулы торгызу чорын кичергән Кырым өчен Татарстан ярдәме бик мөһим.
Белүебезчә, модульле ФАПлар Татарстанның күп кенә район-авылларында сыйфатлы медицина ярдәмен оештырырга ярдәм итте. Татарстанда тормышка ашырылган бу программа илебезнең күп кенә төбәкләрендә кызыксыну уята. Быелдан алып Татарстанда җитештерелгән заманча корылмалар Кырым халкы өчен дә хезмәт итәчәк.
Гадәти табиб ярдәме алу мөмкинлеге булмау болай да авыр авыл тормышын тагын да катлауландыра. XXI гасырда яшибез дисәк тә, илебезнең район үзәкләреннән читтә урнашкан күп кенә кечкенә торак пунктлары сыйфатлы медицина ярдәменнән мәхрүм. Кырымның да күп кенә сала халкы бу турында хыяллана гына.
Татарстанда исә бу проблема инде күптән чишелеш тапты. Модульле ФАПларга авыл халкы сөенеп туя алмый. Азнакайның “Нефтемаш” заводы өч ел эчендә республикабызның ерак авыллары өчен 360 модульле корылма җитештерде. Аларның барысы да заманча стандартлар буенча эшләнгән, бар кирәкле белән җиһазландырылган – медицина хезмәткәре өчен дә, авырулар өчен дә иң уңайлы шартлар тудырылган.
Менә хәзер Кырым да Татарстан юлыннан китәргә булган. Беренче модульле конструкцияләр инде узган елда ук урнаштырыла башлаган. Быел исә бу башлангыч тагын да киң масштабларга җәелдерелә. Бер көнне Кырымның 12 төбәгендә ике дистә модульле ФАП эшли башлаган. Киләсе елга исә тагын 22 корылма торгызырга ниятлиләр.
ФАПлар ачылышында Россия Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова да катнашкан. Ул билгеләп узганча, Татарстан тәҗрибәсе бөтен Россия буенча игътибарга лаек, ә Кырым өчен ул бигрәк тә файдалы. Чөнки биредә яшәүчеләрне бушлай сыйфатлы медицина ярдәме белән тәэмин итү өчен кыска гына вакыт эчендә күп кенә эшләр башкарылырга тиеш.
Комментарийлар