Логотип «Мәйдан» журналы

Кыерлы Сабантуенда бер төркем артистлар катнашты

9 июль көнне Мамадыш районының Югары Кыерлы авылында да Сабан туе гөрләде. Татарстанның атказанган артисты Илнар Сәйфиев чакыруы буенча килгән  бер төркем артистлар бәйрәмгә җыелган халык алдында зур...


9 июль көнне Мамадыш районының Югары Кыерлы авылында да Сабан туе гөрләде. 




8371
Татарстанның атказанган артисты Илнар Сәйфиев чакыруы буенча килгән  бер төркем артистлар бәйрәмгә җыелган халык алдында зур тамаша оештырдылар.
Сабан туен ел да Фәнил Вакказов алып бара, "Сәйдәш" бию төркеме чыгыш ясый. Илнар Сәйфиев тә бәйрәмгә ел саен төрле артистларны чакыра. Әйтик, быел авыл халкы Айгөл Рәхимова, Гөлназ Сираева, баянчы Булат Шәрипов, Эльмира Сөләйманова һәм Ленар Сәйфиевны күрә алды.
Кашыкка йомырка салып йөгерү, капчык киеп йөгерү, гер күтәрү, кул көрәштерү, баганага менү кебек традицион ярышлар белән бергә тоннель аша чыгу, себерке бәйләү, йон эрләү, тау башына менү, кеше утыртып боз чана (ледянка) тарту кебек ярышлар да оештырылды. Барысы да уеннарда теләп катнашты. Үзешчән җырчыларның күп булуы сөендерде. Хәтта балалар да су буе чиратка тезелеп, җырларга яки биергә теләвен белдерде. Шуны да әйтергә кирәк, уен-ярышларда җиңүче, катнашучыларның барысына да кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.
7305
Һәр Сабантуйның күрке – милли көрәш, әлбәттә. Сабантуйда танылган көрәшче, Теләче егете Раил Нургалиев абсолют батыр калды. Аңа тәкә белән затлы мотоцикл тапшырылды. Авыл батыры итеп исә Айнур Мөхәммәдиев танылды.


 
http://intertat.ru/tt/

Комментарийлар