Логотип «Мәйдан» журналы

Күзләр ни сәбәпле тартыша?

Күз мускулларының тартышуы миокимия дип атала. Һәм бу шактый киң таралган күренеш. Кагыйдә буларак көтмәгәндә барлыкка килә һәм күпмедер вакыт борчып тора. Әмма кайбер очракларда бу уңайсызлык берничә...

Күз мускулларының тартышуы миокимия дип атала. Һәм бу шактый киң таралган күренеш. Кагыйдә буларак көтмәгәндә барлыкка килә һәм күпмедер вакыт борчып тора. Әмма кайбер очракларда бу уңайсызлык берничә айга яки аннан да озаккарак сузылырга мөмкин. Бу хакта "Российская газета" яза. 

Әгәр дә күзләр тартышканда күз кабаклары бер-берсенә тоташа яки йөздәге башка өлешләр дә тартыша икән, тизрәк табибка барырга кирәк.
Әмма болардан тыш та бу хәл куркыныч булырга мөмкин. Чөнки кайвакыт ул организмдагы җитди тайпылышлар турында да кисәтергә мөмкин.
Миокимия төрле неврологик авырулар турында кисәтергә мөмкин. Мәсәлән, Паркинсон авыруы яки блефароспазма, микроэлементлар һәм В витамины җитмәү, озакка сузылган стресс, аллергия булырга мөмкин. Бу хәл кайбер дарулар, мәсәлән антигистамин препаратлар кабул итүдән дә килеп чыга ала.

Фото: pixabay.com

https://intertat.tatar/copayjavap/k-zl-r-ni-s-b-ple-tartysha/

Комментарийлар