Логотип «Мәйдан» журналы

Күз төпләре шешенсә...

Күз төпләре тәндә су күп җыелу сәбәпле шешенә. Моннан тыш, ул, мәсәлән, ярсу, йокысызлык, ару, авыруга бирешмәүчәнлектә тайпылышлар күзәтелү, бөер һәм башка авыруларның билгесе булырга мөмкин. Бары ти...

Күз төпләре тәндә су күп җыелу сәбәпле шешенә. Моннан тыш, ул, мәсәлән, ярсу, йокысызлык, ару, авыруга бирешмәүчәнлектә тайпылышлар күзәтелү, бөер һәм башка авыруларның билгесе булырга мөмкин. Бары тик табиб кына чын сәбәпне ачыклый ала. Шуңа да табибка күренүне кичектермәгез.
kuz-tobe-sheshenu
Тәндә сыеклык җыелмасын өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә мөмкин:
йоклаганда мендәрегез артык биек тә, артык тәбәнәк тә булмасын;
ким дигәндә 8 сәгать йоклагыз;
йокларга ятарга 3 сәгать кала сыеклык, бигрәк тә исерткеч эчемлекләр эчмәгез;
шешенүләрне төелгән бәрәңге сылау, яки шалфей, ромашка һәм укропны тигез өлештә алып әзерләнгән төнәтмә (тукыманы бер җылы, бер салкын төнәтмәгә манып куярга) ярдәмендә бетерергә мөмкин.
Сәламәт булыгыз!
 
Фото: https://pixabay.com/

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/K-z-t-pl-re-sheshens-160057/

Комментарийлар