Логотип «Мәйдан» журналы

Күсе елыннан нәрсә көтәргә?

Чабаксар астрологы 2020 елның нинди булачагы хакында фараз кылды.Күсе – җитез, актив, максатчан һәм иҗади җәнлек. Ел хуҗасының сыйфатлары алдагы елда һәркемдә чагылачак икән. Йолдызнамәнең һәр билгесе...


Чабаксар астрологы 2020 елның нинди булачагы хакында фараз кылды.


2020
Күсе – җитез, актив, максатчан һәм иҗади җәнлек. Ел хуҗасының сыйфатлары алдагы елда һәркемдә чагылачак икән. Йолдызнамәнең һәр билгесе өчен ел вакыйгаларга, активлыкка бай булачак. Хәтта табигатьтән пассив кешеләргә дә “селкенергә” туры киләчәк, ди. Югыйсә, максатларга ирешеп булмаячак. Тиз карарлар кабул итә белүчеләргә уңыш елмаячак! Бизмән йолдызлыгы астында һәм Үгез, Куян, Аҗдаһа елларында туганнар өчен ел аеруча бәхетле булачак икән.
Кучкарлар максат куеп эш итсәләр, уңышка ирешер.

Үгезбозауларга бу елны салмаклыктан котылырга кирәк булыр.

Игезәкләргә кирәкле мәгълүматны вакытында күрә һәм ишетә белү әһәмиятле.

Кысла эмоциональ кичерешләргә әзер булсын.

Арысланнар курыкмыйча яңа проектларга тотынса була.

Кыз билгесендә туганнардан креативлык таләп ителә.

Бизмәнгә тиз сайлый белергә өйрәнергә туры килер.

Чаяннар аралашу өчен ачык булсын.

Укчыны ачышлар һәм сәяхәтләр көтә.

Кәҗәмөгезгә холкын үзгәртергә кирәк булыр.

Сукояр үзгәрешләргә әзерләнсен.

Балыкларның белеме артыр.

 

Фото: https://pixabay.com/

Автор: Ләйсән Якупова, https://kiziltan.rbsmi.ru/

Комментарийлар