Логотип «Мәйдан» журналы

Күрмәүче инвалидлар өчен укыту әсбабы дөнья күрде

«Ярдәм» ислам хәйрия фонды каршындагы укыту-тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә Гыйльметдинованың «ПроЗрение. В помощь реабилитации людей с ограниченными возможностями по зрению» дигән укыту әсбабы д...

«Ярдәм» ислам хәйрия фонды каршындагы укыту-тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә Гыйльметдинованың «ПроЗрение. В помощь реабилитации людей с ограниченными возможностями по зрению» дигән укыту әсбабы дөнья күрде. Бу хакта "Ярдәм" матбугат хезмәте хәбәр итә.
Китап «Газпром трансгаз Казан» компаниясе башлангычы белән «Ярдәм» хәйрия фонды тарафыннан нәшер ителгән.
Укыту әсбабының тиражы 1000 данә тәшкил итәр дип көтелә. Көнкүреш газ приборларыннан файдалану кагыйдәләреннән тыш, анда «Ярдәм» фондының гомумиләштерелгән тәҗрибәсе һәм күрмәүчеләрне психологик-медик тернәкләндерү буенча методик кулланмалар да урын алган. Китап Брайль шрифты белән нәшер ителгән.
Басма күрмәүче инвалидлар белән тернәкләндерү эшендә аларга методик ярдәм күрсәтү өчен гамәли кулланма булып тора.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/05/180220/

Комментарийлар