Логотип «Мәйдан» журналы

Куркынычсызлык буенча халыкара конференция

25-26 февраль көннәрендә Татарстанда “Куркынычсызлык белән бәйле проблемалар: интеллектуаль транспорт чаралары” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция уздырылачак. Катнашучылар арасында Германи...


25-26 февраль көннәрендә Татарстанда “Куркынычсызлык белән бәйле проблемалар: интеллектуаль транспорт чаралары” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция уздырылачак. Катнашучылар арасында Германия, Финляндия, АКШ, Канада кебек ил вәкилләре дә бар.



1435649921_dps
Әйтергә кирәк, бу чара Татарстан өчен яңалык түгел. Быел ул дүртенче ел рәттән уздырылачак. Конференциянең максаты – юл куркынычсызлыгын тәэмин итүнең яңа ысулларын эзләү, чит илләр белән үзара тәҗрибә уртаклашу.
Чара кысаларында барлыгы 32 компания интеллектуаль транспорт системалары өлкәсендәге казанышларын тәкъдим итәчәк. Конференциядә катнашуга теркәлү инде төгәлләнгән. Шулай булуга да карамастан, күргәзмә белән теләге булган һәркем таныша алачак, дип ышандыра оештыручылар.
Татарстанда ниләр эшләнә?
Әлеге конференция кысаларында Татарстан чарада катнашучыларны үзендә кулланыла торган заманча эшләнмәләр белән таныштырырга әзерләнә. Күбесе, әлбәттә, интеллектуаль системаларны кулланышка кертү белән бәйле.
- Билгеле булганча, республикада Россия өчен уникаль булган 112 системасы һәм махсус навигацион-мәгълүмати система кулланыла. Без аны камилләштерү өстендә актив эшлибез. Мәсәлән, хәзерге вакытта бу системаларга килгән мәгълүматның ярдәм итү экипажларына барып җитүен тәэмин итү буенча эшчәнлек тәмамланды. Шул рәвешле, бу системага оператив хезмәт машиналарының – 80 проценты, мәктәп автобусларының 100 проценты тулысынча тоташтырылган. Хәзерге вакытта коммуналь хезмәт машиналарын тоташтыру буенча эшчәнлек башланып китте, – дип белдерә Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Анатолий Геллер.
Коммуналь хуҗалык машиналарын тоташтыру исә юкка түгел. Бу – беренче чиратта, алар чүп-чарны теләсә кая түкмәсен өчен эшләнә. Тиздән куркыныч йөк ташучы транспорт чараларын да шул рәвешле күзәтә башлаячаклар.
Яшь галимнәргә юл ачык
Конференция кысаларында тагын бер кызыклы чара көтелә. Яшь галимнәр һәм студентлар үзләре тарафыннан эшләнгән интеллектуаль транспорт чаралары турында сөйләячәк. Хәер, оештыручылар бу чараны “Интеллектуаль транспорт системалары һәм халыкның мобильлеге” темасына багышланган республикакүләм конкурс дип атаган.
- Конкурста югары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучы 18-34 яшьлек затлар катнаша ала. Бер команда составында 4-6 кеше булырга мөмкин, - дип ассызыклады Татарстанның ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов.
Конкурсның номинацияләре да билгеле. Яшь белгечләр үз эшләнмәләрен “All Transport Kazan” мобиль кушымтасы”, “Смарт-Сити”, “Шәһәрдә халыкның мобильлеге”, “Экологик яктан чиста транспорт” һ.б. тема кысаларында тәкъдим итәчәк.
- Бу конференция зур әһәмияткә ия. Биредә каралган мәсьәләләрнең күбесе конференция резолюциясенә керәчәк. Алар Дәүләт Советының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә багышланган утырышында да каралыр, дип өметләнәбез. Билгеле булганча, бу киңәшмә март аенда Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча үткәреләчәк, - дип белдерде Рифкать Миңнеханов.

http://intertat.ru/tt

Комментарийлар