Логотип «Мәйдан» журналы

Курган өлкәсеннән Илфат Хәйруллин Кырымга велосипед белән барган

3 айда велосипед белән Кырымга барып җиткән Илфат Хәйруллин: «Моны һәркем булдыра ала», диКурган өлкәсенең Сафакүл районыннан Илфат Хәйруллин сәфәргә 21 июльдә кузгала.Башта унтугыз яшьлек студент Каз...

3 айда велосипед белән Кырымга барып җиткән Илфат Хәйруллин: «Моны һәркем булдыра ала», ди
b74703938ebbb9cd44e25e06c07f4346_XL
Курган өлкәсенең Сафакүл районыннан Илфат Хәйруллин сәфәргә 21 июльдә кузгала.
Башта унтугыз яшьлек студент Казанга килеп җиткәч өч атна кунак була, әбисенең туган җире булган Саба районының Курсабаш авылына кайтып, туганнары белән күрешеп килә. Аннан соң Илфат Мәскәүгә юл тота.
Юлда барганда һәр көнне кешеләрдән ишегалларында куну өчен рөхсәт сорый ул. Күбесенчә мәрхәмәтле затлар очрый аның юлында. Илфат төрле шәһәрләрдә туктала-туктала шушы көннәрдә Кырымга барып җиткән. Барысы өч мең чакрымнан артык юлны егет өч айда уза. Ул хәзерге вакытта Ялта, Севастополь шәһәрләрендә ял итә. Аңа күпләр сәерсенеп тә карый, ди. "Шундый озын, катлаулы юллар узу сиңа нигә кирәк?" – дип тә сорыйлар. Аларга каршы Илфат: «Сәяхәт итү минем өчен катлаулы булмады. Аны һәркем булдыра ала. Моның өчен әзерлек белән акча гына кирәк», – дип җавап бирә.
Кем белә, бәлки еллар үткәч, Илфат үзе дә бу гамәленә шаккатыр, диелә "Шәһри Казан" газетасында.

Комментарийлар