Логотип «Мәйдан» журналы

“Курчак театры өчен яңа пьеса” конкурсына өч айда бер генә татар әсәре кабул ителгән

“Әкият” татар дәүләт курчак театры игълан иткән “Курчак театры өчен яңа пьеса” конкурсына өч ай эчендә нибары җиде пьеса килгән. Әлеге пьесаларның берсе генә татар телендә. Бу мәгълүматны театрның әдә...

“Әкият” татар дәүләт курчак театры игълан иткән “Курчак театры өчен яңа пьеса” конкурсына өч ай эчендә нибары җиде пьеса килгән. Әлеге пьесаларның берсе генә татар телендә. Бу мәгълүматны театрның әдәби бүлек мөдире, жюри әгъзасы Дилия Шаязданова раслады.
“Курчак театры өчен яңа пьеса” конкурсына өч айда бер генә татар әсәре кабул ителгән
“Пьесаларны Мәскәүдән дә, Екатеринбургтан да кабул иттек. Арада бар тик бер татар пьесасы бар, язучыларга кат-кат хәбәр ителде. “Язабыз”, диләр. Әмма әлегә юк. Шулай да көтәбез – бер ай вакытыбыз бар”, - ди әдәби бүлек мөдире.
“Курчак театры өчен яңа пьеса” конкурсы 2018 елның ноябрендә игълан ителгән иде. Гаризалар 1 мартка кадәр кабул ителәчәк. Бүгенге көндә нибары бер татарча пьеса кабул ителгән.
Конкурста җиңгән пьеса Курчак театрында куелачак.
Фото: Михаил Захаров

Комментарийлар