Күп тапкыр кулланыла торган битлекне кабат кияр алдыннан махсус эшкәртү кирәк
Роспотребнадзорда тукымалардан тегелгән күп тапкыр кулланыла торган битлекләрне дөрес киеп йөрү турында сөйләделәр. «Күп тапкыр кулланыла торган битлекләрне эшкәрткәннән соң гына яңадан кияргә мөмкин...
Роспотребнадзорда тукымалардан тегелгән күп тапкыр кулланыла торган битлекләрне дөрес киеп йөрү турында сөйләделәр. «Күп тапкыр кулланыла торган битлекләрне эшкәрткәннән соң гына яңадан кияргә мөмкин булуын истә тотарга кирәк», диелгән федераль хезмәт хәбәрендә.
Битлекне сабын яки юу чарасы белән юарга, аннары пар генераторы яки үтүкнең пар функциясе белән эшкәртергә кирәк. Битлекне пар белән эшкәрткәннән соң, кызган үтүк белән кипкәнче үтүкләргә кирәк.
Роспотребнадзорда битлек киюнең башка профилактика ысулларын үтәгәндә генә нәтиҗәсе булырга мөмкин дип искә төшерәләр.
«Иң элек битлек авыру кешеләр өчен каралган: битлек ютәлләүче яки төчкерүче кеше авызыннан чыккан төкерекнең күп өлешен тотып кала. Шул рәвешле һавага вируслы кисәкчекләр азрак эләгә һәм әйләнә-тирәдәгеләр өчен авыру йоктыру куркынычы кими», диелгән хәбәрдә.
Сәламәт кешеләр әлеге саклану чараларыннан җәмәгать урыннарына барганда яки җәмәгать транспортында йөргәндә файдалана ала, әмма мондый очракларда аларның нәтиҗәлелеге исбатланмаган.
Комментарийлар