Күп сөйләшүдән тыелып буламы?
«Эх, бу турыда ник әйттем?” — дип үкенгән чакларыгыз бармы? Кызганыч, мавыгып китеп, артык сүзне еш сөйлибез. Нәтиҗәдә үзебезгә дә уңайсыз, башкаларны да кыен хәлгә куябыз.Үзеңә дә, бүтәннәргә дә зыян...
«Эх, бу турыда ник әйттем?” — дип үкенгән чакларыгыз бармы?
Кызганыч, мавыгып китеп, артык сүзне еш сөйлибез. Нәтиҗәдә үзебезгә дә уңайсыз, башкаларны да кыен хәлгә куябыз.
Үзеңә дә, бүтәннәргә дә зыян китермичә, кирәкле-урынлы сүзләр сөйләшеп кенә яшәргә өйрәнәсе иде. Әйдәгез, тырышып карыйбыз!
Белгечләр фикеренчә, беренче чиратта, сүзне урыны һәм вакытына карап сайларга өйрәнергә кирәк икән. Әйтик, укытучы булган җирдә, аларны начар итеп сөйләргә ярамый, табиблар янында — табибларны. Һәм, гомумән, якыннан таныш булмаган кешеләр янәшәсендә авызны үлчәп ачарга кирәк.
Психологлар сөйләргә яраган һәм ярамаган сүзләрне төркемнәргә бүлергә киңәш итә. Кемдер кайчандыр сер итеп сөйләгәннәр, яшерен хатирәләребез һәм, иң мөһиме, эштәге теләсә нинди мәгълүмат “йөз кат йозак астына бикләнергә” тиеш.
Күп сөйләшүнең сәбәбен, гадәттә, хатын-кыз булып тууда күрәбез. Әмма бертуктаусыз такылдаучы ир-атлар да бар. Шуңа күрә, аның сәбәбе бөтенләй башка, ди психологлар. Беренче чиратта, ул кешенең буш вакыты күп булуга бәйле. Яңа шөгыль гәп сату теләген киметергә мөмкин.
Гомумән, күп сөйләшү кешенең ачылып бетмәвен, аның файдаланылмаган мөмкинлекләре калуын да чагылдыра. Андый кешегә, бәлки, хикәя, шигырь язып караргадыр?
Кирәкмәгән сүз сөйләүнең тагын бер сәбәбе — невроз, ди белгечләр. Кызу канлылык, тиз хискә бирелү, үзеңне кулда тота алмау тирә-юньдәгеләргә урынсыз, артык сүзләр әйттерергә мөмкин. Үпкә шул арада үтәр, ә менә әйткән сүзне, кызганыч, кире җыеп алып булмый.
Психологлар фикеренчә, кешене үзе уйлап чыгарган кагыйдәләр дә ятышсыз сүзләр сөйләргә этәрә. Әгәр: “Нәрсә уйлыйм, шуны әйтәм, күңелемдәге — телемдә” дигән принцип белән яшисез икән, моннан вакытында баш тартырга кирәк. Юкса бөтен таныш-белеш, дус-ишләрегезне тиз арада үзегездән биздерүегез мөмкин.+

Комментарийлар