Логотип «Мәйдан» журналы

Күп балалы гаилә фатирларына янгын кисәтүче җайланма куела

Яшел Үзән районында керемнәре аз булган күп балалы гаиләләр яшәгән фатирларга  республика программасы буенча янгын чыккан очракта хәбәр бирә торган махсус  җайланмалар урнаш­тыра башладылар.Бу җайланм...


Яшел Үзән районында керемнәре аз булган күп балалы гаиләләр яшәгән фатирларга  республика программасы буенча янгын чыккан очракта хәбәр бирә торган махсус  җайланмалар урнаш­тыра башладылар.




77748c0c55316d7e02b9591e21c2c88b_XL

Бу җайланма хәтта төтен исеннән дә тавыш чыгара. Әлеге чара янгыннарны кисәтү, корбаннар булдыр­мау  максатыннан чыгып эшләнә.

Яшел Үзән районында бу көнгә социаль яклау бүлеге биргән исемлеккә нигезләнеп 10 фатирга 28 җайланма урнаш­тырылган. Аларга огнетушительләр дә бирелгән, дип хәбәр итә "Яшел Үзән" газетасы.

Комментарийлар