Күлмәк-чалбарны һәм... фамилияне кайтар! Газиз бала ни өчен чит-ятка әйләнә?
11 миллиард сум. Росстат мәгълүматларына караганда, бүген илдә алимент түләү буенча әнә шулкадәр бурыч җыелган. “Газиз бала ни өчен чит-ятка әйләнә?” дигән сорауга да җавап бар кебек. Белгечләр фикере...
11 миллиард сум. Росстат мәгълүматларына караганда, бүген илдә алимент түләү буенча әнә шулкадәр бурыч җыелган. “Газиз бала ни өчен чит-ятка әйләнә?” дигән сорауга да җавап бар кебек. Белгечләр фикеренчә, әти-әниләр үзара уртак фикергә килә белми. Утлы табага депутатлар май өстәгән: аерылышкан очракта, ирләргә элеккеге хатыныннан үз фамилиясен кире тартып алу хокукын тәэмин итмәкчеләр.
Рәсми саннар бер дә сөендерми, бүген илдә һәр өйләнешкән парга ике аерылышу очрагы туры килә. Асылда биш ел да бергә яшәмәгән гаиләләр таркала. Психологлар әйтүенчә, яшьләр үзара сөйләшә, уртак фикергә килә белми. Шуңа күрә бер түбә астында озак яши алмыйлар. Ә аерылышкач, болытлар тагын да куера. Элеккеге ир белән хатын кан дошманнарга әйләнә, ди белгечләр. Өйләнешкәч сатып алган машина, икәү бергә исәп-хисап счетында туплаган аз-маз акчаны бүлешкән арада, ни кызганыч, балалар зыян күрә. Озын сүзнең кыскасы: алимент түләү буенча җыелган 11 миллиард сум акчага аптырыйсы да юк.
Әти-әниләрне акылга утыртырга теләүчеләр җитәрлек анысы. Әле күптән түгел генә илнең Юстиция министрлыгы гаиләдә беренче булып аерылышу турында сүз кузгатучыларга 300 мең сум күләмендә штраф түләттерә башларга тәкъдим итте. Ә Россия Дәүләт Думасында мәктәпләрдә гаилә тормышы психологиясе дәресе кертүнең файдасы булачак дип саныйлар. Илнең “Хатын-кыз хокуклары өчен” иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе Людмила Айвар исә, аерылышу чигенә барып җиткән ир белән хатын арасында бөтен низаглар хәл ителгәнче, бала махсус кризис үзәгендә яшәргә тиеш, ди. Дөрес, әлегә болар барысы да – сүздә генә.
“Бүген гаиләләргә, хәтта бәхетле яшәүчеләргә дә ярдәм кирәк, – ди психолог Алисә Закамская. – Эш шунда ки: хәзер ирләр дә, хатыннар да карьера төзергә тырыша. Бу шул исәптән, акча эшләп, гаиләнең матди хәлен яхшырту теләгенә дә бәйле. Ни дисәң дә, сөйгәнең белән куыш та – җәннәт, дип фикер йөртүчеләр бик сирәк. Бүгенге яшьләр җитеш тормышта яшәргә гадәтләнгән. Шуңа күрә өйләнешкәч, кыен хәлдә калалар. Бәхет көймәсе бик тиз җимерелә. Ә аерылышу – мәсьәләне тиз арада хәл итүнең бердәнбер юлына әверелә. Гаилә бәхетенең ни икәнен белмәүчеләргә бала кадере дә шулкадәр генә, аларда алимент кайгысы түгел”.
Матди ярдәм дигәннән, илдә беренче бәбиен алып кайтучы гаиләләргә бүләк әзерлиләр. Бу хакта, сер итеп кенә булса да, Россия хөкүмәте вице-премьеры Татьяна Голикова әйткән. Сүзнең тәгаен нәрсә турында баруы әлегә билгесез. “Бу кызыксындыру чарасы булачак”, – дип кенә чикләнгән түрә. Моңа кадәр беренче бала өчен дә ана капиталы түләячәкләр дип хәбәр иткәннәр иде.
Үзгәрешләрне көткән арада, талашырга тагын бер сәбәп чыгарга тора. Ленинград өлкәсе депутаты Владимир Петров, аерылышкан очракта, ирләргә элеккеге хатыныннан үз фамилиясен кире тартып алырга рөхсәт итмәкче. Нәселгә тап төшермәсен, янәсе. Бүген мондый хокук канун нигезендә расланмаган. Ир яки хатын күпме генә каршы төшмәсен, аерылышканнан соң, аларның һәркайсы үзләре теләгән фамилияне йөртә ала. Яңалыкны Дәүләт Думасы комитетларында да хупламаганнар. Әйтүләренә караганда, ана һич югы баласы белән бер фамилия йөртергә хокуклы. Мәсьәләнең матди ягы турында да онытырга ярамый: күпме документ алмаштырырга туры киләчәк бит. Әмма, теге яки бу фамилияне йөртү ул – уен-муен эш түгел, дип фикер йөртүчеләр, канун проектын хуплап, яңадан имза җыю эшенә керешмәкче. Кыскасы, аерылышып кына эш бетми...
Алексей ЖЕЛВАТЫХ, юрист:
– Низаглар нигездә ике арада аңлашу җитмәү аркасында килеп чыга. Шуңа күрә баштан ук ачыклык кертәсем килә: өйләнешкән вакытта кияү белән кәләш ир яки хатынныкын түгел, ә уртак фамилия сайлый. Шуңа күрә “ир фамилиясе” дигән төшенчә, гомумән дә, дөрес түгел дип саныйм. Канун нигезендә беркем дә икенче берәүне теге яки бу фамилиядән баш тартырга мәҗбүр итә алмый. Яңалык аерылышучылар арасында талаш-ызгышны арттырачак кына. Ә файдасы булмаячак.

Комментарийлар