Кулларны кәстрүлгә ни өчен ышкыйлар?
Кухняда кайнаучылар өчен бик нык таныш булган әйбер - кайбер продуктлар белән эшләгәннән соң кулларда ис кала. Фото: https://pixabay.comМәсәлән, балык, суган, сарымсак һәм башкалар. Алардан соң кулны...
Кухняда кайнаучылар өчен бик нык таныш булган әйбер - кайбер продуктлар белән эшләгәннән соң кулларда ис кала.
Фото: https://pixabay.com
Мәсәлән, балык, суган, сарымсак һәм башкалар. Алардан соң кулны сабынлап юсаң да, ис бетеп җитмәскә мөмкин.
Ә менә күпләребез белмәгән бер ысул белән бу исне бетерергә була икән. Моның өчен тутыкмый торган материалдан эшләнгән кәстрүл, калак яисә башка савыт-сабага кулларны ышкырга кирәк.
Шулай ук кулдагы исне бетерүдә лимон согы, кофе бөртекләре, аш содасы, тоз һәм петрушка ярдәм итә. Алардан соң кулны сабын белән юарга кирәк.

Комментарийлар