Логотип «Мәйдан» журналы

Куллар хуҗасын “сата”

Хатын-кызның яшен куллары “сата”, диләр. Баксаң, куллар яшь кенә түгел, организмның авырткан урыннары турында да сөйли икән. Аларга игътибар белән карарга гына кирәк. Дөресрәге, кул тиресенең төсенә к...

Хатын-кызның яшен куллары “сата”, диләр. Баксаң, куллар яшь кенә түгел, организмның авырткан урыннары турында да сөйли икән. Аларга игътибар белән карарга гына кирәк. Дөресрәге, кул тиресенең төсенә күз салу зарур.
Саргайган кул тиресе бавырдагы хилафлыклар турында сөйли. Кулларда мондый үзгәреш сизүгә кичекмәстән кан анализы тапшыру киңәш ителә.
Кул тиресендәге караңгы таплар күп очракта кешенең олыгаюы нәтиҗәсендә генә пәйда була. Махсус кремнар кулланмыйча, артык каты кызынып ташлаган кешенең кул тиресендә дә шундый күренеш күзәтелергә мөмкин. Ә инде кулдагы бу таплар торган саен караңгыланып, башка төрле төсмер алса, кичекмәстән онкологка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Кышкы салкында кулга кимичә йөрсәң, озак вакыт су белән маташсаң, кул тиресе корып китә. Әмма бу күренеш организмда файдалы матдәләр запасы кимү, калкансыман бизнең дөрес эшләмәве турында да сөйләргә мөмкин.
Куллары тирләп интеккән кешеләргә эндокринолог белән психотерапевтка күренергә киңәш ителә. Ник дигәндә, гадәттә, артык хискә бирелгәндә һәм эндокрин системасында хилафлыклар булганда организмның тирләве көчәя. Бу күренеш даими рәвештә күзәтелгәндә шикләнергә урын бар, ди табиблар.
Кул тиресе шешү дә организмдагы җитди үзгәрешләр турында кисәтергә мөмкин. Гадәттә, ул бавыр яисә йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларыннан интеккән кешеләрдә күзәтелә.
 
«Кызыл таң»

Комментарийлар