Логотип «Мәйдан» журналы

Кулланучылар җәмгыятьләре үзәк берлеге башлыгы Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде

Россия Федерациясе Кулланучылар җәмгыятьләре үзәк берлеге Советы Рәисе Дмитрий Зубов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка телеграмма җибәрде. Ул анда Татарстанда кулланучылар кооперац...

Россия Федерациясе Кулланучылар җәмгыятьләре үзәк берлеге Советы Рәисе Дмитрий Зубов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка телеграмма җибәрде. Ул анда Татарстанда кулланучылар кооперациясе системасына ярдәме өчен Татарстан Президентына рәхмәт белдерде.
Кулланучылар җәмгыятьләре үзәк берлеге башлыгы Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде<br>
Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«2018 елның IV кварталы өчен Россия үзәк берлеге системасының төбәк берлекләре арасында Бөтенроссия ярышлары йомгаклары буенча Татарстан кулланучылар берлегенә әзерләү эшчәнлеге үсеше өчен беренче урын, җәмәгать туклануы үсеше өчен икенче урын бирелде. Моннан тыш, Татарстан кулланучылар берлегенә Идел буе федераль округының төбәк берлекләре арасында гомуми эшчәнлек үсешендә өченче урын алды», - дип билгеләп үтте Зубков телеграммада.
«Татарстан Республикасы кулланучылар кооперациясенә ярдәм иткән өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм», - диде Россия Федерациясе Кулланучылар берлеге Советы Рәисе.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2018 елда Татарстан Кулланучылар җәмгыятьләре эшчәнлегенең гомуми күләме 25,2 млрд сум тәшкил иткән. Ул узган ел белән чагыштырганда 7 процент үсештә.
Фото: архив tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/13/182485/

Комментарийлар