Логотип «Мәйдан» журналы

Кукмарада зур самавырдан чишмә суы ага

Кукмара районының Туеш ягыннан бистәгә килеп кергәч, тимер юлга җитәрәк, юлчыларны бик матур самавыр каршы ала. Киндеркүл авылында яшәүче Альберт Юскаев ясаган икән аны. Бу турыда kukmor-rt.ru сайты х...



Кукмара районының Туеш ягыннан бистәгә килеп кергәч, тимер юлга җитәрәк, юлчыларны бик матур самавыр каршы ала. Киндеркүл авылында яшәүче Альберт Юскаев ясаган икән аны. Бу турыда kukmor-rt.ru сайты хәбәр итә.


022 Фото: kukmor-rt.ru
Якында гына агучы чишмә суы торбалар аша самавырга тоташтырылган. Шулай итеп әлеге зур самавыр борыныннан саф чишмә суы ага.

Хәзер самавыр янына ял итү эскәмияләре дә урнаштырылып, яктырткыч лампалар куелган. Самавырның суы исә, янына килеп, хәрәкәт ясаганнан соң ага башлый.

 

Комментарийлар