Логотип «Мәйдан» журналы

Кукмарада «Егетләр Солянкасы» шоу-тамашасының 10 еллык юбилей концерты узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Алар - Вахит авылының бердәм, талантлы, тырыш ир-егетләре, алар -тамашачыларны сөендерер өчен барысына да әзер. 2018 елның 8 март-халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан, Кукмара районының Вахит һәм Ян...

Алар - Вахит авылының бердәм, талантлы, тырыш ир-егетләре, алар -тамашачыларны сөендерер өчен барысына да әзер.
glte4haeqto
2018 елның 8 март-халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан, Кукмара районының Вахит һәм Янил авылы тамашачылары өчен көтеп алынган ел вакыйгасы, Вахит авылының ир-егетләре катнашында “Егетләр Солянкасы” шоу-тамашасының 10 еллык юбилей бәйрәме үткәрелде. 8 март көнне юбилей концертын Вахит мәдәният йортында 300 тамашачы караса, 10 март көнне Янил мәдәният йортында 200 тамашачы арасында гөрләп узды.
“Егетләр Солянкасы”-Вахит авылында ел саен үткәрелә торган проект. Бу бәйрәмдә ир-егетләр кызыклы концерт оештыра. Быел алар 10 нчы юбилей сезон концертларын Вахит һәм Янил авылы тамашачыларына бүләк итте. “Егетләр Солянкасы” проекты районыбызда 10 елдан артык үтүче бердәнбер зур проект-тамаша булып санала. Проект турында Татарстанның, районыбызның төрле газета-журналларында бастырыла, интернет, радиоларда әйтелеп килә.
Авылдашлар, кайткан кунаклар, күрше районнарда яшәүчеләр бу көнне, юбилей концертын зарыгып көтеп алдылар. Юбилей концертына “билетлар алдан сатылмыймы?”, “урын булыр микән?” дип борчылучылар күп булды. Мәдәният йортларында бер урын да буш түгел иде. Халык агылып, шатлана-шатлана әлеге концертка җыелды. Шулай инде, 10 ел эчендә Вахит авылының популяр ир-егетләре халыкны шаккатырып, зур шоу-тамаша оештыра бит. Әллә каян күренеп тора, алар инде күптән тамашачы мәхәббәте исеменә лаек. Тамашачылар тулы заллар белән каршы алалар икән, димәк, халыкка ошый дигән сүз.
10 ел... Бу сан бик зур булмаса да, “Егетләр Солянкасы” проектында катнашучылар өчен ул- 10 елга хәтле тамашачыны, халыкны, авылдашларын сөендереп тору, сәхнәдән курыкмыйча, үзенең батырлыгын күрсәтү - үзе бер дәрәҗә. 10 ел эчендә нинди генә миниатюралар күрсәтелмәгән, җырлар җырланылмаган, биюләр куелмаган, кемнәр генә катнашмаган!  Сәхнә артында, репетиция барышында 10 ел эчендә булган вакыйгаларны, кызыклы, шаян хатирәләрне искә төшерү үзе бер сөенеч. Алып баручы Рөстәм Гарифуллин әйтмешли: “Әлеге тамашага әзерлек бер атна алдан барлык егетләр мәдәният йортына җыелып, аралашып, киңәшләшеп, бер нәтиҗәгә килеп әзерләнә башлыйлар. Танылган артистлар концертка бер ел әзерләнсә, безнең Вахит авылының популяр ир-егетләре бер атна эчендә барысын да өйрәнеп, бәйрәмне профессиональ, көчле, зурлап, матур итеп үткәрә”.
ccvvgftuh8k
“Егетләр Солянкасы” шоу-тамашасы 2009-2012 елларда Вахит авылының элеккеге мәдәният йортында башланып эшләп китә, 2013-2018 елларда яңа мәдәният йорты бинасында куюларын дәвам итәләр.
Юбилей концертында моңлы җырлар, дәртле биюләр, кызыклы миниатюралар, мәзәкләр, 10 ел эчендә булган вакытларны искә төшерү белән үрелеп барды. Катнашучылар саны да быел 25 кә җитте. Игьтибар итегез, әлеге бәйрәм концертында ел саен төрле тармакларда эшләүчеләр, пенсионерлар, студентлар, укытучылар, укучылар, мәдәният хезмәткәрләре чыгыш ясый. Алар арасында -“Егетләр Солянкасы” тамашасының, районыбызның алыштыргысыз, өлкән, яшь, шаян катнашучылары, җырчы-биючеләре, талант ияләре, үзләренең бар гомерләрен “Вахитов исемендәге” хуҗалыкка багышлаган, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган Рөстәм Гильмуллин, Рашит Гарифуллиннар, “Вахитов исемендәге” хуҗалык хезмәткәрләре - Рафил Газизуллин, Рәзил Усманов, Рәйхан Газизуллиннар, Вахит мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе, “Егетләр Солянкасы” концерт-тамашасының сценарий авторы - Шамил Шәфигуллин, Вахит мәдәният йорты хезмәткәре Рамазан Мотыйгуллин, Янил мәдәният йорты мөдире Раниф Сәмигуллин, авылыбызның сандугачы, баянчысы Рөстәм Миннекаев, “РифЭль” сәүдә йорты хезмәткәре Дилүс Нәбиев, Казан дәүләт мәдәният институты студентлары Нияз Кәримуллин, Инсаф Габидуллиннар, Казан дәүләт аграр университеты студенты Дилүс Сибгатуллин, Кукмара аграр көллияте студенты Рәзил Гарифуллин, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студенты Илназ Шәфигуллин, Арча педагогия көллияте студенты-Рәмзил Галиуллин, Янил урта мәктәбе укучылары Адель Муллагалиев, Ислам Тухбатуллин, Фәнзил Газизуллин, Салават Гадиятуллиннар, концертыбызның махсус кунаклары - Вахит авылы мәдәният йортында элеккеге хезмәткәр, Чишмәбаш авылыннан Айдар Ахкямов, Мамадыш егете, популяр баянчы, җырчы Илфир Искәндәров, Бөрбаш авылы егете, Кукмара аграр көллияте студенты Инсаф Халиуллиннарның чыгышларын тамашачылар яратып, мул алкышларга күмделәр.
hu9mtleq-ha
“Егетләр Солянкасы” шоу-программасын 10 ел рәттән бар халыкны көлдерүче, халык белән эшләүче, концертның алып баручысы, юктан да кызык табып, үзенең матур, искитмәле чыгышлары, мәзәкләре белән сөендерүче, Лубян техникумында белем бирүче Рөстәм Гарифуллин булды.
Әлеге юбилей концертында катнашучы һәрбер ир-егетнең чыгышы асылташка тиң. Тамашачы аларның сәхнә туздырып биюләренә, гармун көйләренә алкышлап, кызыклы скетчларына, шаяруларына рәхәтләнеп көлеп, моңлы җырларына кушылып, чын күңелдән бәйрәмчә ял итте.
gjgldrj-x2c
Концерт барышында шулай ук татар халкының легендар, яраткан җырчылары, Татарстанның халык артистлары Әлфия Авзалова һәм Хәния Фәрхине искә алып, алар репертуарыннан җырлар яңгырады.
Тамаша азагында әлеге проектның сценаий авторы, Вахит мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Шамил Шәфигуллин, “Вахитов исемендәге” хуҗалык хезмәткәре Резидә Хәбибуллина, Янил мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гөлия Миңлемуллиналар, әлеге юбилей концертында катнашучыларга, талант ияләренә, ел саен шоу-тамашаны тулы заллар белән каршы алучы, караучы тамашачыларга зур рәхмәтләрен җиткерделәр.
Тамашачылар таралырга ашыкмады. 3,5 сәгатьлек тамашадан соң халык тагын да дәртләнеп чыгышларыбызны көтәргә әзер иде.
Бәйрәм концертыбызны яратып караучы тамашачыларыбыз, гүзәл затларыбыз әлеге шоу-тамаша турында үз фикерләрен җиткерделәр:
Мәйсәрә Шәфигуллина (пенсионер):
- Еракларга даны таралган Вахит авылында мәдәният йорты гөрләп эшләп тора. Нинди генә бәйрәм булса да, күңелле иттереп төрле мәдәни чаралар үткәрәләр. Безнең авылга Казан артистларын чакырасы да юк. Үзебезнең авылда яшәп иҗат итүче егет-кызларыбыз, артистларыбыз җитәрлек. 8 март бәйрәменә дә авылыбызның иң булган, кыю, һәр яктан да булдыра торган егетләребез зур концерт-тамаша күрсәтеп, хатын-кызларыбызга бәйрәм ясадылар. Өч сәгатьтән артык барган тамашада һәвәскәр җырчы сандугачларыбыз үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр, оста биючеләребез күңелле биюләре белән, шаян егетләребез күп төрле скетчларда уйнап, Вахит авылы халкына чын мәгънәсендә күңелле иттереп концерт-тамаша күрсәттеләр. Мәдәният йорты халык белән шыгрым тулган иде. Авыл халкы исеменнән, шәхсән үземнең исемемнән артист егетләребезгә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Эшләгән эшләрегез, йөргәндә юлларыгыз уң булсын. Укучы егетләребезгә укуларын уңышлы тәмамлап, үзләре теләгән эшкә урнашуларын теләп калабыз. Бәхетләрегез гомерле, гомерләрегез бәхетле булсын. Афәрин егетләр, булдырдыгыз!
Елена Рәхимуллина (пенсионер):
- Һәр ел саен 8 март бәйрәмен без түземсезлек белән көтеп алабыз. Чөнки бу көнне безнең авылның уңган ир-егетләре, хатын-кызларыбызны зурлап бик яхшы итеп концерт куялар. Менә инде быел да 10 нчы тапкыр шушы юбилей тамашасын карадык. Клубта аяк басар урын да юк иде. Миңа бу тамаша бик тә ошады. Шундый уңган-булган ир-егетләребез белән чын күңелдән горурланып утырдым. Бу кичәдә бер оныгым җырлады, берсе биеде, ә киявем профессиональ артистлар кебек кызыклы скетчларда уйнады. Бик зур рәхмәт сезгә авылыбызның уңган ир-егетләре, тагын да сезнең чыгышларыгызены күреп яшәргә насыйп булсын.
Насиха Нәбиева (Вахит мәдәният йорты мөдире):
- 8 март бәйрәме безнең өчен икеләтә бәйрәм. Әлеге проект мин эшли башлаганнан бирле матур гына эшләп килә. Бу бәйрәмдә аларның чыгышларын карарга авылдашларыбыз, райондашларыбыз, хәтта шәһәрләрдән кайтып караучылар бар. Мондый зур тамаша бер җирдә дә юк. Мин әлеге концертта катнашучыларның һәрберсенә рәхмәтлемен. Алар ел саен тырышып халыкка үзләренең тамашаларын тәкъдим итәләр, алар халыкның күңелен күреп, кәефләрен күтәрәләр. Алга таба да әлеге шоу-тамашаны киләсе елларда да күрергә язсын иде.
Гөлфия Шагабиева (пенсионер):
- 8 март халыкара хатын-кызларга багышланган ир-егетләребезнең куйган бәйрәмне дулкынланып көтеп алдым, бик ошаттым, менә дигән концерт булды. Бик зур рәхмәт аларга. Үзем яшьлек чорымда ун елдан артык вакытымны яшьләр белән эшләгәнгә күрә, бүгенге бәйрәмне үткәрүдә катнашкан өлкән ир-егетләргә, аларга алмашка килгән яшь буыннарга бик сөенеп карадым. Авылыбызда талантлы яшьләр бик күп. Шушы җыр-биюгә, сүзгә осталыкларын югалтмыйча авылыбызның сәхнәсендә күптапкырлар балкып торуларын күреп торырга язсын. Бу бәйрәмдә безне сөендереп, шушындый күңелле, ун еллык бәйрәмдә катнашкан үзешчәннәргә рәхмәтлемен. Сау-сәламәт булып, озын гомерле булып яшәсеннәр.
Гөлия Миңлемуллина (Янил мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе):
- ”Егетләр Солянкасы” проекты - районыбызның Вахит авылы ир-егетләреннән торган бердәнбер зур чара. Бу елны алар ун еллык юбилей бәйрәмен үткәреп, Вахит, Янил тамашачыларын сөендереп, тулы заллар белән искитмәле зур тамаша оештырдылар. Вахит авылында талантлы, сәхнәне яратучы ир-атлар булуына без бик шатбыз һәм аларга чиксез зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Марсилә Фәхертдинова (КФУ студенткасы):
- Бу концерт чын-чынлап юбилей кичәсе кебек узды. Бигрәк тә иң ошаганы - берсеннән-берсе талантлы яшьләр, урта буын, һәм инде олылар шулай бергә җыелып матур, безгә кызыклы скетчлар күрсәттеләр, бик күп яңа номерлар өйрәнгәннәр, бик күп эксклюзив номерлар бар иде, барысын да югары дәрәҗәдә әзерләгәннәр. Шушы команданы җыеп, туплап торган Вахит мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Шамил Шәфигуллинга минем рәхмәт әйтәсем килә, чөнки концертның шундый уңышлы узуы аның зур тырышлыгы, аның иҗаты. Концертны узган ел белән чагыштырып карасак, бик нык аерыла, номерлар бер-берсен кабатламый, һәм яңалыклар да кертелгән. Җыр-биюләр, гармун моңнары, кызыклы скетчлар барысы да үз урынында иде. Алып баручы Рөстәм Гарифуллин да үз эшен бик бик оста башкарды. Сәхнәгә номерлар бер-бер артлы чыгып торды, бернинди дә тоткарлыклар булмады, бар яктан да миңа ошады, барысы да күтәренке рухта үтте. Барлык катнашучы ир-егетләргә, ел саен безгә бүләк ясаулары өчен мең рәхмәт.
Рания Хөсәенова (КФУ студенты):
- Халыкара хатын-кызлар бәйрәмендә инде ун ел рәттән авылыбызның ир-егетләре безне котлап үзләренең күңелле, матур концертлары белән сөендерәләр. Зур артистларның концертларын көтеп алган кебек, аларның концертларын бик көтеп алабыз һәм ул бер сулышта үтә дә китә. Елдан ел остаралар, җиренә җиткереп башкаралар. Тагын озак еллар да матур концертлары белән сөендереп торсыннар. Бик зур рәхмәт аларга шулай безне ял иттергәннәре өчен һәм алга таба да иҗади уңышлар.
Миләүшә Корбанова (КФУ студенты):
- Вахит һәм Янил авылларында “Егетләр Солянкасы” булып үтте. Искиткеч концерт иде ул, эмоцияләр алып, рәхәтләнеп ял итеп утырдык. Бу чара беренче ел гына үтми, быел аларның 10нчы сезоннары иде. Егетләрнең булдырганнарын беләләр шул, зал тутырып килгән тамашачы күңеленә хуш килерлек булды. Җырга-моңга һәвәс икәнлекләрен, юморны яратуларын, өздереп биисе килүләрен күрсәттеләр алар. Киләсе сезонны көтеп калабыз.
“Оештыручылар бу елда ун еллык юбилей концертында онытылмаслык тамаша вәгъдә итә”,- дигән сүзләр чыннан да дөрес булып чыкты. Онытылмаслык, күңелле, искиткеч булды әлеге бәйрәм. Юбилей концерты матур форматта, күтәренке кәеф, шаяру-көлүләр белән югары масштабта үтте. Безне яратып, чыгышларыбызны кайнар алкышлаулары өчен, әлеге концерт-тамашага зур көчләрен куйган барлык катнашучыларга үземнең исемемнән рәхмәтләремне җиткерәм.
“Барысы да яңадан башлана...”. Әлеге сүзләр концерт барышында юкка гына әйтелмәде. “Егетләр Солянкасы” шоу-тамашасының бер дистәсе узып китте. Күпсанлы тамашачы соравы буенча, халык әле икенче елга, алга таба да “Егетләр Солянкасы” проектын дәвам итәргә сорый. Зур талантларыбыз, егетләребез булганда, Аллаһ теләсә, булыр дип ышанабыз.
Язмамны тәмамлап, әлеге сүзләрне горурланып әйтә алам: “Егетләр Солянкасы”-яшәде, яши һәм яшәячәк!”.
n4ww8gmveo8
mbsphhkodjm
p0sgbmdqojc
hx-vjcbe0ty
m6lvp7s_n6y
dlk8rpnlyxu
lbjxyw_p07q
yq6p1a1ggjg
 
 
 
Нияз Кәримуллин,
Казан дәүләт мәдәният институты студенты,
“Егетләр Солянкасы” проектының катнашучысы.

Автор фотолары.

Комментарийлар