Кукмара районында Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" романы буенча фильм төшереләчәк
Үткән шимбәдә Кукмара районында Казаннан экскурсоводлар гильдиясе булып китте. Аларга Казан язучысы Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" романы буенча фильм Мәчкәрә авылында төшереләчәген әйттеләр. Б...
Үткән шимбәдә Кукмара районында Казаннан экскурсоводлар гильдиясе булып китте. Аларга Казан язучысы Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" романы буенча фильм Мәчкәрә авылында төшереләчәген әйттеләр. Бу турыда Казаннан килгән экскурсовод гильдиясе белән очрашу барышында хәбәр иттеләр. Шул хакта җирле басма хәбәр итә.
Кунакларга киң экскурсия программасы тәкъдим ителде: шәһәрнең истәлекле урыннары белән таныштыру, туган якны өйрәнү музеенда булу. Киез итек-киез комбинаты һәм металл савыт-саба заводы кибетләрендә алар итекләр, савытлар сатып алдылар.
"Сезнең эчкәре төбәкне ачу – безнең өчен чын хәзинә. Март аена инде бу маршрутны эшләргә уйлыйбыз. Без үткән 150 чакрым юл катлаулы булмады. Питрәч, Теләче, Саба районнарын уздык. Районыгызның табигате матур тәэсирләр калдырды, чишмәләр күп икән. Киез итек-киез комбинаты продукциясе бик ошады. Безнең шәһәрдә дә кибетләр бар, әмма ассортиментлары болай ук бай түгел", - дип сөйләде республиканың экскурсоводлар гильдиясе рәисе Михаил Лапкин..
Экскурсоводлар әйтүенчә, бездәге кунакчыллык та күңелләренә хуш килгән. Кукмара районы танылган туристлык брендлары Болгар һәм Зөя белән бер дәрәҗәгә басарга мөмкин.

Комментарийлар