Реклама
Кукмара районы Вахит авылында - "Егетләр солянкасы"
Кукмара районының Вахит авылы ир-егетләре 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан гүзәл затларга үзенчәлекле бүләк ясарга булган.7 март көнне авылның мәдәният йортында талантлы ир-егетләр хатын-к...
Кукмара районының Вахит авылы ир-егетләре 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан гүзәл затларга үзенчәлекле бүләк ясарга булган.

7 март көнне авылның мәдәният йортында талантлы ир-егетләр хатын-кызлар хөрмәтенә "Егетләр солянкасы" тамашасы әзерләгән. Бу җырлы-биюле, юмористик концерт-тамашада 20 ир-егет катнашкан. Ә аларның өч сәгатьлек чыгышын карарга 300ләп тамашачы җыелган.
Тамашаны сәхнәгә куючы режиссер һәм сәнгать җитәкчесе Шамил Шәфигуллин икән. Оештыручылар, алдагы елга 9 нчы сезон концерт-тамашасы да булачак, дип ышандырган.

Комментарийлар