Ләбүдә Дәүләтшина сүзләренчә, шәҗәрәне тәртипкә салу 1997 башланган. Ул вакытта шәҗәрәдә атаклы татар сәүдәгәрләре нәселе - Ишмән нәселенең 432 кешесе исеме күрсәтелгән була. Шәҗәрәне гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә тагын бик күп исемнәр ачыклана.
“21 ел элек шәҗәрәне кулыма алганда, Чыңгыз Айтматов та шушы нәселнеке булып чыгуы турында уйламаган да идем”, - диде музей директоры.
Ләбүдә Дәүләтшина ясаган нәсел агачын Чыңгыз Айтматов 2006 елда Муса Җәлилнең 100 еллыгына килгәч күргән. Язучы, музей директорының хезмәтен бәяләп: “Бу җирдә иң якын туганыбыз – сез, кан буенча булмаса да”, - дигән.
Әдәбият галиме Дания Заһидуллина Ләбүдә Дәүләтшина турында: “Ул безгә дә, язучының үзенә дә Чыңгыз Айтматовның нәсел җепләре атаклы татар сәүдәгәрләренә барып тоташу тарихын кайтарды”, - диде.
- Чыңгыз Айтматов - кыргыз язучысы. Аның әтисе Төрегул (1903-1938) кыргыз, әнисе Нәгыймә (1904-1971) татар.
Фото: Салават Камалетдинов
Комментарийлар