Кукмара кызын Россиянең хоккей клублары үзләренә чакыра
Кукмара районы Сәрдекбаш авылыннан Фәнүзә Кадыйрова - Казанның «Форвард» хатын-кызлар хоккей командасының һөҗүмчесе. Хәзер ул Ухта шәһәренең «Арктик-Университет» хоккей клубы белән өч елга контракт тө...
Кукмара районы Сәрдекбаш авылыннан Фәнүзә Кадыйрова - Казанның «Форвард» хатын-кызлар хоккей командасының һөҗүмчесе. Хәзер ул Ухта шәһәренең «Арктик-Университет» хоккей клубы белән өч елга контракт төзегән, дип хәбәр итә “Хезмәт даны” газетасы.
Фәнүзә хоккей белән 7 яшьтән бирле шөгыльләнә. Башта Саба районының хатын-кызлар хоккее җыелма командасы составында уйный. Аннары Казанның «Форвард» командасына күчә. Гомумән, Татарстан кызы белән Россиянең күп кенә хоккей клублары кызыксына. Тик Ухта шәһәре җитезрәк булып чыга: кызның 14 яше тулуга, беренче булып чакыру җибәрә. Берничә ел элек татарча көрәш белән шөгыльләнүен дә яшерми кыз. Бу сәләт аңа нәселдән килгән. Әтисе Фәһим Кадыйров та танылган кеше - татарча көрәш буенча атказанган спорт остасы.

Комментарийлар