Логотип «Мәйдан» журналы

Кудрин хәерчеләрне "баету" юлын тапкан

Россия Исәп палатасы башлыгы Алексей Кудрин аз керемлеләрне түләүле җәмәгать эшләренә җәлеп итү яклы, дип яза "Кызыл таң" газетасы.Алар “өйдә тик утырып, эшсезлек буенча пособие алып ятмасыннар”, ди у...

Россия Исәп палатасы башлыгы Алексей Кудрин аз керемлеләрне түләүле җәмәгать эшләренә җәлеп итү яклы, дип яза "Кызыл таң" газетасы.
Алар “өйдә тик утырып, эшсезлек буенча пособие алып ятмасыннар”, ди ул. Чынында исә, мондый тәҗрибә күптән яшәп килә, ләкин бүген хәерчелек чигендә яшәүче яисә яшәү минимумыннан кимрәк керем алучы 20 миллион россияленең 7-8 проценты гына аннан файдалана. Экспертлар фикеренчә, монда урындагы властьларның да гаебе бар, алар күп кешеләр арасында бик аз күләмдә акча бүлә. Владимир Путин 2024 елга хәерчелекне ике тапкыр киметү бурычын куйган иде. Кудрин телгә алган социаль контрактларны шушы бурычны гамәлгә ашыруның бер юлы дип атыйлар. Карап карыйк.


Фото: https://pixabay.com

Комментарийлар