Логотип «Мәйдан» журналы

Кудрин ир-атлар белән хатын-кызларның пенсия яшен бертөрле итәргә тәкъдим итте

Стратегик эшләнмәләр үзәге советы рәисе Алексей Кудрин Россиядә ир-атлар белән хатын-кызларның пенсия яшен бертөрле итәргә тәкъдим итте, дип хәбәр итә РИА Новости. Хезмәткә яраклы яшьтә үлем очра...

Стратегик эшләнмәләр үзәге советы рәисе Алексей Кудрин Россиядә ир-атлар белән хатын-кызларның пенсия яшен бертөрле итәргә тәкъдим итте, дип хәбәр итә РИА Новости.
 
Хезмәткә яраклы яшьтә үлем очрагы проблема булып тора, диде Кудрин. Ир-атларның гомере кыска булуы турында сөйләгәндә, сүз пенсиягә чыгуга вафат булганнар турында бармый. Шул сәбәпле, “пенсия яшен билгеләгәндә, ир-атларның уртача гомер озынлыгына карау бик дөрес түгел", - диде Стратегик эшләнмәләр үзәге советы рәисе.
“Шул сәбәпле, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен пенсия яшен бертөрле итү - тәкъдимнәрнең берсе. Күп кенә илләрдә шулай, чөнки хатын-кызлар озаграк яши. Әлегә Россиядә ир-атларның пенсия яше бераз күбрәк (64-65 яшь), ә хатын-кызларда 62-63 яшь булырга мөмкин”, - дип уртаклашты уй-фикерләре белән Кудрин “Россия лидерлары" идарәчеләр конкурсы финалистлары өчен мастер-класста.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар