Логотип «Мәйдан» журналы

Крыжовник кайнатмасы

Кышкылыкка аны болай итеп хәзерләп карагыз әле. Телеңне йотарлык була!Крыжовник кайнатмасын күпләр яратмый, тик аны кышкылыкка бик тәмле итеп тә хәзерләп була.Моның өчен 1 килограмм крыжовникны бленде...

Кышкылыкка аны болай итеп хәзерләп карагыз әле. Телеңне йотарлык була!


Крыжовник кайнатмасын күпләр яратмый, тик аны кышкылыкка бик тәмле итеп тә хәзерләп була.
Моның өчен 1 килограмм крыжовникны блендер аша үткәргәндә ике әфлисун һәм бер лимон өстәп җибәрегез. Лимон белән әфлисунның кабыгын чистартмасаң, катнашманың тәме әчкелтем була. Катнашмага 1 килограмм чамасы шикәр комы да кушып, яхшылап бутагач, суыткычка алып куясы гына кала.
Аны туңдыргычта саклаган очракта, шикәр комының яртысы гына алына. Шулай эшләгәндә кышыш чәй эчәргә бик тәмле дә, файдалы да була.




Автор:Зөлфия Фәтхетдинова




Фото: fermer.blog



Комментарийлар