Красноярскидагы Универсиадада эшләгән волонтер: Башкарылган эшкә югары бәя – зур бүләк
Татарстан җитәкчелеге ярдәме һәм башкарылган эшкә югары бәя – шул зур бүләк. Красноярскида кышкы Универсиадада эшләгән волонтер Айдар Габдрахманов “Татар-информ” хәбәрчесенә шулай дип әйтте. 5 апрель...
Татарстан җитәкчелеге ярдәме һәм башкарылган эшкә югары бәя – шул зур бүләк. Красноярскида кышкы Универсиадада эшләгән волонтер Айдар Габдрахманов “Татар-информ” хәбәрчесенә шулай дип әйтте. 5 апрель көнне ул Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның кышкы Универсиада призерлары, тренерлары, волонтерлары белән очрашуында катнашты.
Айдар Казан федераль университетында Филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институтында магистратураның икенче курсында укый. Волонтерлык белән 2014 елдан шөгыльләнә. “Мин студент булып кына яшәү түгел, ә ниндидер зур чараларда катнашу хыялы белән янып йөрдем. Красноярскидагы кышкы Универсиада минем өчен яңа тәҗрибә булды, чөнки Казандагы Универсиадада, кызганыч, катнаша алмадым”, - диде.
Айдар Габдрахмановка эшчәнлеге өчен ТР Президенты Рәхмәте тапшырылды. Моңа кадәр ул Казанда Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатында, футбол буенча Конфедерацияләр Кубогында, дөнья чемпионатында командалар белән эшләгәнен әйтте.
Красноярскидагы Универсиадада Татарстаннан барлыгы 50 волонтер эшләгән. Татарстан делегациясе иң зурысы булган. “Без Президентка һәм республика Хөкүмәтенә безнең инициативабызны хуплаганнары өчен бик рәхмәтле. Нәтиҗәдә, без шундый вакыйганың шаһитләре булдык”, – диде. Бүген Президент белән очрашуга быелгы Универсиадага кадәр үк үзен яхшы эше белән таныта алганы өчен сайлап алганнардыр, дип саный.
“Волонтер кешеләргә ярдәм итү теләге белән янарга, яңа гыйлем һәм танышлык өчен ачык булырга, тәртипле, стресска каршы тора белүчән булырга тиеш, чөнки кайчак катлаулырак хәлләр дә килеп чыга”, - ди Айдар.
Волонтер сүзләренчә, төрле киңкүләм чараларда катнашу укуына комачауламый. “Теләгең булса, һәркайда өлгереп була. Институт һәм КФУ җитәкчелеге безнең инициативаны аңлады. Ниндидер предметлар буенча баллар җыйдым, шуңа күрә кыенлыклар булмады”, - диде.

Комментарийлар