Көзге... спирт ярата
Хуҗабикәләргә* Кадак яхшы керсен өчен очын үсемлек маена манып алырга кирәк. * Алебастрга сөт кушып бутагач, ул озаграк ката һәм аның белән ярыкларны ямау җайлырак.* Обой ябыштырылган бүлмәдә берничә...
Хуҗабикәләргә
* Кадак яхшы керсен өчен очын үсемлек маена манып алырга кирәк.
* Алебастрга сөт кушып бутагач, ул озаграк ката һәм аның белән ярыкларны ямау җайлырак.
* Обой ябыштырылган бүлмәдә берничә көн тәрәзәне ачмавың хәерле. Югыйсә, ул куышланып, җыерчыкланып кибәчәк.
* Ачык төстәге обойлар бүлмәне зурайтып күрсәтә.
* Ванна бүлмәсендә һава йөрү өчен “вытяжка” куярга иренмәгез. Ул артык дымлылыктан һәм күгәректән коткарыр.
* Кара төстәге мебельгә тузан кунмасын дисәң, аны “антистатик” сиптерелгән чүпрәк белән сөртегез.
* Кафель араларына утырган пычракны составында хлор булган чистарткыч һәм щетка белән тазартырга була.
* Тәрәзә пыяласын сабын белән юмагыз. Чөнки ул пыялада пленка барлыкка китерә һәм озак вакыт юылмый теңкәгә тия.
* Линолеумны кайнар су белән юарга ярамый, югыйсә, ул томсалана.
* Көзгене спиртлы яисә кырыну өчен күбек сөртелгән чүпрәк белән тазартсагыз, ул озак чиста һәм матур торыр.
Комментарийлар