Логотип «Мәйдан» журналы

Көзгә кадәр үстерик!

Бакчачылар ташкабакны аеруча яратып үстерә, чөнки бу яшелчәнең файдасы да күп, аннан бик тәмле ризыклар да әзер­ләргә була. Ташкабак июльдә өлгерә башлый һәм көзгә кадәр мул уңыш бирә. 20 сантиме...

Бакчачылар ташкабакны аеруча яратып үстерә, чөнки бу яшелчәнең файдасы да күп, аннан бик тәмле ризыклар да әзер­ләргә була.
 
Ташкабак июльдә өлгерә башлый һәм көзгә кадәр мул уңыш бирә. 20 сантиметрга кадәр үскән ташкабакны өзеп ашарга була, артык үсеп китсә, тәме үзгәрә һәм кабыгы катып китә. Артык үскән ташкабаклар яңаларына үсәргә ирек бирми. Сентябрь ахырына кадәр яңа өлгергән яшелчә өзеп ашыйсыгыз килсә, аларга артык үсәргә юл куймагыз.
Август ахырына ташкабаклар тагын да күбәеп китә һәм җирдә ятып, чери башлый. Мондый хәл килеп чыкмасын өчен һәр ташкабак астына фанер кисәге куегыз.
Бу яшелчә су ярата, шуңа да көннәр коры торганда аларны күпләп сугарырга кирәк. Атнасына өч тапкыр һәр куак төбенә 4әр литр җылымса су сибү яхшы булыр. Вакытында су сибелгән яшелчәләр сусыл һәм тәмле була, ачысы калмый. Ташкабакка салкын су сибәргә ярамый, алар караеп чирли башлый. Әлбәттә, бакчада үстергән һәр яшелчәгә тиешенчә тәрбия биргән очракта гына, мул уңыш алып була.
 
https://kiziltan.ru/

Комментарийлар