Логотип «Мәйдан» журналы

Көзгә кадәр җиләк җыючы бакчачы: “Утырту өчен мыекчадан чыккан беренче, икенче үсентене аласы”

Байлар Сабасында яшәүче кызыклы кешеләрнең берсе - җиләк үстерүче бакчачы, 70 яшьлек Фәйзрахман абый Гарипов.Җиләк кыры – 20 чакрым ераклыктагы Ике басу Арташ авылы янында. Фәйзрахман абый көн саен ик...


Байлар Сабасында яшәүче кызыклы кешеләрнең берсе - җиләк үстерүче бакчачы, 70 яшьлек Фәйзрахман абый Гарипов.




Җиләк кыры – 20 чакрым ераклыктагы Ике басу Арташ авылы янында. Фәйзрахман абый көн саен икенче авылга барырга һич иренми. Иренеп утырса, улына шушы эшне башлап карарга киңәш итәр идемени инде ул?!
Улы Илнар белән бергәләп тотыналар алар бу татлы шөгыльгә. Фәйзрахман абыйның тормыш иптәше Разыя апаның да өлеше зур. Көзгә кадәр сыйлый торган ремонтант каен җиләкләрен иң элек Разыя апа өендә кечкенә савытта үстерә. Кырда җиләклек булдыргач, шунда күчерәләр. Бүген дә бик эре җиләкләре белән куандырып тора каен җиләкләре.
Җиләк кырында эш башлаганнарына өч еллап вакыт узган. Башта Илнар башкарак юнәлештә үзен сынап карый. Күлне арендага ала, чистарта, балыклар үрчетү була аның хыялы.
–Аучы булсам да, хайваннарны, кошларны атканым юк. Аучыны киек-җанварлар атып кына йөри, дип уйлап ялгышалар, аучы аларны ашатырга, үрчергә, сакларга ярдәм итүче дә, – ди Илнар.
Күлне рәткә китергәч, янәшәдәге болынлыктан сигез кешенең пай җирен сатып алалар. Бик аз вакыт булса да, футбол мәйданчыгы да була әле биредә. Яшьләр җыелып туп тибәләр. Нәкъ менә шул вакытта зирәк бабай, җирне әрәм яткырмыйк, җиләк үстереп карыйк, дип киңәш итә.

– Грант алу өчен гариза язып, бизнес-проект төзедек. Комиссия рөхсәт биргәч, ныклап эшкә керештек. Документлар артыннан Илнар йөрде, мин юл күрсәтүче генә, – ди үзе.
Миллион сумлык грант ала Гариповлар.
– 2016 елның көзендә кәлшәләрне Мамадыштан алып кайттык. 24 мең төп кәлшә алып кайту һәм башка чыгымнар белән 400 мең сумга төште ул вакытта. Бу бөтен акчаны суыра торган нәрсә икән мин әйтәм, үзебезнең кәлшәне булдыру ягын карарга кирәк, дим.
Нишләргә, ничек эшләргә кирәк икәнен китаплардан укыдык, балалар интернеттан да карады. Беренче елны мыекларны кисмәдек, мыеклар ике рәт арасына да чыгып үсә бит, шуларны август-сентябрьдә яңа рәт ясап күчереп утырттык. Шулай итеп, беренче елны 10 мең төп җиләк кәлшәсен үзебез үстердек, – дип сөйли Фәйзрахман абый.
“Рәт арасын чабып кына алабыз”
Җиләк түтәлләре пленка белән капланган. Пленка астыннан торбалар үтә һәм алардан тамчылап су сибелә. Җиләкләр бер-берсеннән 40 сантиметр ара белән утыртылган. Моның өчен пленканы тишәләр һәм шул тишекләрдән җиләк үсентесен өскә тартып чыгаралар икән. Пакетларның кулланышта булу срогы биш ел. Викторияне пленка белән каплап үстерүнең тагын бер өстенлекле ягы – пленка белән капланган җир тиз җылына һәм җиләкләр дә иртәрәк өлгерә. Шулай ук чүп үсми, җиләкләр туфракка тиеп пычранмый.

– Тәрбияләмичә генә җиләк булмый, гел шушында без. Яз-көз корган яфракларыннан чистартабыз. Суны күлдән насос белән кудырабыз. Рәт арасын кайбер җиләк үстерүчеләр химикатлар белән эшкәртә, без чүп үләннәрен чабып кына алабыз. Анда сипкән агу барыбер туфракка үтә, туфракны да зарарламыйбыз. Моны яз көне генә эшләргә тырышабыз. Көздән калган үләннәр карт тотуга ярдәм итә. Безнең монда ялан кыр булгач, кыш көне кар бик ятмаска да мөмкин. Менә быел да кышын кайбер бакчаларда да җиләкләр өшегән иде. Ә кар капласа, җиләкләрнең кыш чыгу мөмкинлеге зуррак, – дип аңлатты ул.

Җиләкнең Италиядә чыккан “Клери” сортын утыртканнар. Бакча җиләгенең көзгә кадәр җиләк бирүче ремонтант сорты да бар. Август аенда тавык йомыркасы зурлыгындагы кып-кызыл викторияләрне моңарчы күргәнем юк иде. Менә хәзер викториянең дә көзгә кадәр уңыш бирә торган сорты барлыгын күрдем. Кызыксынучларга киңәшләрен дә, кәлшәләрен дә бирә Фәйзрахман бабай.
Җәен җиләк җыярга килүчеләр - күрше авылныкылар. Алар яз-көз эшкәртү вакытында да, җиләк җыйганда да төп эшче көчләр. Сатып алучыларны да эзләп йөрисе юк. Каядыр алып барып урнаштырып та йөрмиләр. Ул яктан да бик уңайлы. Сатып алучылар бер-берсеннән ишетеп күрше авыллардан килә икән сезон вакытында.
З гектарга якын мәйданда бакча җиләгеннән тыш, кара һәм кызыл карлыган, алмагачлар үсә.
– Карлыганнарны төрле районнардан алып кайттык. Буа, Киров якларына да чыгарга туры килде, Карлыганнар ике мең, алмагачлар 250 төп, – ди бакчачылар.
Ялан кырда менә шулай җиләк үстерә Гариповлар. Фәйзрахман бабай заманында Минзәлә совхоз техникумында агроном белгечлеге алган. Яшьлектә алган белемнәре олыгайгач җиләк үстерергә дә ярдәм иткән.

– Быелгы җиләк уңышы уртача булды, начар дип әйтеп булмый. Беренче кыраулар чәчәкне алды, шуннан калганы әйбәт кенә үсте. Хәзерге вакытта җиләк үсентеләре әзерләү белән шөгыльләнәбез. Мыекчалардан чыккан үсентеләрне аерым савытларга утыртабыз. Кирәк кешеләргә сатып та бирәбез, үзебез дә утыртабыз. Утырту өчен мыекчадан чыккан беренче, икенче үсентене аласы. Тамырын кыскартып, ян-якларындагы хәлсез, корган тамырларны өзәсең дә утыртасың. Виктория үсентесенең тамыры озын булса бөкләнеп кала, бөкләнеп калгач үсеп китәргә файдалы булмый. Тамыр аска таба үсеш алырга тиеш, – дип киңәш бирде ул.


 

Автор: Зәмирә СӘМИГУЛЛИНА

https://intertat.tatar/jort_hem_bakcha/k-zg-kad-r-il-k-yyuchy-bakchachy-utyrtu-chen-myekchadan-chykkan-berenche-ikenche-sentene-alasy/

Комментарийлар