Көзен өлгерә торган җимешләрнең нинди файдасы бар?
БаланЭлектән үк баланны бөтен авыруга да дәва бирә дип санаганнар. Бу җимеш салкын тигәндә, бронхиттан бик нык ярдәм итә, хәтта пневмония булганда да файдасы тия. Әле тагын югары кан басымын төшерә, т...
Балан
Электән үк баланны бөтен авыруга да дәва бирә дип санаганнар. Бу җимеш салкын тигәндә, бронхиттан бик нык ярдәм итә, хәтта пневмония булганда да файдасы тия. Әле тагын югары кан басымын төшерә, тынычландыра, йоклап китәргә ярдәм итә. Әмма кан басымы түбән булган кешеләргә балан кулланганда саграк булырга кирәк. Аны йөкле вакытта, кан тиз куера торган булса, артрит, подагра, бәвел бүлеп чыгару органнарында таш утырган вакытта, ашказаны суы әчелеге югары, тромбофелит булганда кулланырга ярамый,
дип яза "АиФ" басмасы.
Балан ачы җимеш. Аннан джем, повидло, мармеладлар ясыйлар. Шулай ук шикәр яки бал белән изеп кенә дә куялар. Күпчелек баланның согын кулланалар. Төшләре күп булгач, һәр җиләкнең төшен чыгару шактый катлаулы. Шуңа да иң яхшысы җимешләрне изеп сок чыгару.
Баланны җыйганнан соң берникадәр өлешен свежий килеш тә калдырырга була. Җимешләрне юасы һәм тәлгәш сабакларын аласы түгел. Баланны пыяла банкага салып суыткычка куярга кирәк. Болай иткәндә балан бер айдан да озаграк сакланмаячак. Банкага тутырганда җимешләрне басарга кирәкми.
Ит, балык ризыклары өчен баланнан соус
200 г балан
10 г укроп
10 г петрушка
2 тырнак сарымсак
Төелгән кориандр
Төелгән кызыл борыч
1 бал кашыгы шикәр
Тоз
1. Баланны юарга, төшләрен алырга.
2. Аз гына су салып утка куярга, кайнатып чыгарырга. 2 минут пешерергә.
3. Яшел тәмләткеч үләннәрне вак итеп турарга, сарымсакны пресс аркылы чыгарырга.
4. Баланны иләк аша сөзеп чыгарырга. Җимешләр пешкән суны өстәп кирәкле куелыкка җиткерергә
5. Баланга сарымсакны, туралган яшел үләннәрне, тәмләткечләрне өстәргә.
6. Утта 3 минут җылытырга.
Миләш
Миләштә бик күп күләмдә каротин бар. Шулай ук кара миләш тә бик файдалы, ул калийга бай. Әгәр бакчагызда кара миләш үсә икән, аны җыю өчен менә дигән вакыт. Кара миләшне киптерергә, шикәр белән изеп куярга була.
Кызыл миләш кышкы һәм язгы авитаминоздан бик яхшы чара. Ул вируслар һәм бактерияләргә каршы нәтиҗә бирә. Хәтта суганга караганда да файдалырак. Шуңа күрә аны катырып куярга яки шикәр белән изәргә була.
Дүләнә (боярышник)
Югары кан басымыннан интегүчеләр өчен тагын бер җимеш – дүләнә. Ул да кан басымын яхшы төшерә. Анда А, С, Е, К витаминнары һәм шулай ук сирәк очрый торган В төркеме витаминнары да күп. Дүләнәдә майлар, эфир майлары, дубиль матдәләр, флавоноидлар, табигый шикәр бар. Шушындый куәтле составы аркасында иртән дүләнә чәе эчү организмга көч кертеп, активлаштырып җибәрә. Ул йомшак кына тәэсир итә, нерв системасына киеренкелек тудырмый, киресенчә тынычландыра. Дүләнәнең иң мөһим үзлеге – йөрәк-кан тамыры системасына уңай йогынты ясавы. Ул канны чистарта, тамырларның сыгылмалылыгын арттыра һәм шул рәвешле кан басымын төшерә.
Мөһим!
Дүләнәне кан басымы түбән булган кешеләргә кулланырга ярамый. Сәламәт кешеләргә дә бу җимешне артык күп кулланырга киңәш ителми. Свежий җимешләрне ярты стаканнан да артык кулланырга ярамый. Дүләнәне күпләп файдаланганда кисәк кенә кан басымы төшәргә, йөрәк тибеше ритмы бозылырга мөмкин.
Гадәттә дүләнәне кышка киптереп куялар. Моны эшләү авыр түгел. Духовка иң түбән температурага куеп җимешләрен киптерергә кирәк. Җимешләрнең төше күп, аның йомшак өлешен генә ризык өчен кулланалар. Аннан пироглар пешерергә, төнәтмәләр ясарга, компот һәм чәй кайнатырга була.

Комментарийлар