Логотип «Мәйдан» журналы

Көзән җыермасын, тешләр сызламасын!

Канында холестерин күп булган кешеләргә әстерхан чикләвеге ашарга киңәш ителә. * Аягыгызны көзән җыерганда, бер кулыгыз белән аяк бармакларыгызны тотыгыз һәм үзегезгә таба тартыгыз. Икенче кулыгы...

Канында холестерин күп булган кешеләргә әстерхан чикләвеге ашарга киңәш ителә.
 
* Аягыгызны көзән җыерганда, бер кулыгыз белән аяк бармакларыгызны тотыгыз һәм үзегезгә таба тартыгыз. Икенче кулыгыз белән аягыгызны тездән тубык сөягенә таба ышкыгыз.
* Күз төбегез күгәрсә, шул урынга тизрәк боз салынган пакет куегыз. Әгәр боз булмаса, буш булмаган калай консерва банкасы да ярый.
* Астма өянәге булганда куе каһвә ярдәм итә.
* Күзегезгә чүп керсә, берүк уа күрмәгез. Өске күз кабагын аскысына таба тартыгыз. Шулай эшләгәндә күздән яшь чыга һәм ул чүпне юып чыгара.
* Әгәр яралансагыз, бер төймә стрептоцидны төегез дә аңа берничә тамчы йод тамызыгыз һәм ярага куегыз, ярагыз күз алдында төзәлер.
* Анар (гранат) суты эчегез. Ул кан тамырларын һәм йөрәк мускулларын ныгыта, артерия басымын төшерә, канны чистарта, салкын тиюдән саклый.
* Бик нервлансагыз, бер стакан кайнар диярлек сөткә чи йомырка сарысы туглагыз, бераз шикәр салыгыз һәм ашыкмыйча гына эчегез.
* Теш сызлаганда авызыгызны кызыл чөгендер суты белән чайкагыз, аны авызда мөмкин кадәр озаграк тотарга тырышыгыз.
* Кан басымы югары булганда, көнгә 3 аш кашыгы бодай ашагыз (юып, пешермичә).
* Тешләрегезне атнага ике тапкыр аш содасы һәм тоз катнашмасы белән чистартсагыз, агарып китәрләр.
* Күздәге кызыллыкны бетерү өчен, йомылган күзләргә салкын кыяр телемнәре яки каты чәйдә, үлән төнәтмәләрендә (ромашка, бөтнек, шалфей яки юкә чәчәге) чылатылган мамык куегыз. Әлеге төнәтмә 1 стакан кайнар суга 1 аш кашыгы үлән чималы салып әзерләнә.
* Күз яшьләнүдән зәңгәр чәчәк (василек) төнәтмәсе булыша: 1 аш кашыгы чәчәккә 500 мл кайнар су салып, 1 сәгать төнәтегез, суынгач сөзегез һәм күзгә компресс рәвешендә ябыгыз.
 
http://kiziltan.ru/

Комментарийлар