Логотип «Мәйдан» журналы

Көзен бакчаны казу кирәкме?

Агрономнар элек бу эшне мәҗбүригә санады. Соңгы елларда исә җирне көзен йомшарту зыянлы дигән фикергә килгәннәр.Җир белгечләре фи­керенчә, туфракны тирән итеп, җирнең астын-өскә әйләндереп казу грунтн...

Агрономнар элек бу эшне мәҗбүригә санады. Соңгы елларда исә җирне көзен йомшарту зыянлы дигән фикергә килгәннәр.
inx960x640 (2)

Җир белгечләре фи­керенчә, туфракны тирән итеп, җирнең астын-өскә әйләндереп казу грунтның төзе­лешен боза. Ә туфрак микроорганизмнары исә, гумус аркылы тирәнгә төшеп китеп, кислород җитмәүдән һәлак булалар. Моннан тыш, актарылган җирне җил “ашый”.
Әмма безнең халык моңа карап тормый. Чүп үләннәрен бетерү максатыннан, җирне әйләндереп капламыйча гына казып чы­га. Галимнәр, грунт су­ла­рына якын, балчыклы бакчаны көзен казырга кирәк дигән фикерне дә җиткерә. Моны көзге яңгырлар башланганчы эшләргә кирәк. Шулай да җирне 15 см дан да тирәнрәк казырга кирәкми.
Җиңел, көпшәк, ком­лы туфракны көзен казу­дан мәгънә юк. Иң яхшысы: тырмалап чыгыгыз.
http://akcharlak.com

Комментарийлар