Логотип «Мәйдан» журналы

Коткаручылар Татарстанда сусаклагычларда, елгаларда су биеклеге турында мәгълүмат тарата

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы гражданнарга республика сулыкларында суның биеклеге турында мәгълүмат бирә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР б...

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы гражданнарга республика сулыкларында суның биеклеге турында мәгълүмат бирә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Татарстанда коткаручылар язгы ташуга әзерләнә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре республика сусаклагычлары һәм кечкенә елгаларда көн саен суның биеклегенә мониторинг үткәрә.
Югары Ослан янында Куйбышев сусаклагычында суның биеклеге 10 сантиметрга кимегән, хәзер ул 52,54 метр тәшкил итә. Критик ноктага җитәргә ике метр чамасы калган.
Чаллы янында Түбән Кама сусаклагычында суның биеклеге 6 сантиметрга күтәрелеп, 63,52 метрга җиткән. Бу - «кызыл» линиядән ике метрга түбәнрәк.
Түбән Кама ГЭСының түбәнге өлешендә суның биеклеге 23 сантиметрга күтәрелгән. Әмма әлегә хәвефләнергә сәбәп юк – критик ноктага (60 метр) җитәргә ерак әле.
Тольятти (Жигулевская ГЭСы) янында Куйбышев сусаклагычында суның биеклеге 4 сантиметрга кимегән. Критик ноктага (53,3 метр) җитәргә бер метр чамасы калып бара.

Комментарийлар