Логотип «Мәйдан» журналы

Кош гриппы таралу сәбәпле, “Скорлупино” Бөтенроссия фестивале әлегә үткәрелмәде

Республикада кош гриппына бәйле хәлнең кискенләшүе сәбәпле, вирусның таралуын булдырмый калу өчен, “Скорлупино” оештыру комитеты 21 июльгә билгеләнгән бәйрәмне үткәрмәскә карар итте. Хәзерге вакы...

Республикада кош гриппына бәйле хәлнең кискенләшүе сәбәпле, вирусның таралуын булдырмый калу өчен, “Скорлупино” оештыру комитеты 21 июльгә билгеләнгән бәйрәмне үткәрмәскә карар итте.
 
Хәзерге вакытта кош гриппы белән авыру очракларының Татарстан Республикасында да булуы рәсми рәвештә расланды. Вирус, аерым алганда, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш һәм Апас районнарында табылган.
Питрәчтә "Скорлупино" Бөтенроссия фестиваленә әзерлек тәмамланып, “Скорлупино” утарында волонтерлар инде кунакларны кабул итәргә әзерләнсә дә, мәгълүм сәбәпләргә бәйле рәвештә "Скорлупино" фестивале үткәрелмәде.
 
https://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар