– Бәрәңгене агулап утырткан идек, шуңа барырга урын тапмаганнан помидорга килгәннәр, күрәсең. Быел уңыш булырмы инде? – дип борчыла укучыбыз.
Кортлы җәй
Әллә нинди кортлы җәй булды быел. Алмагачлар, чияләр, җиләкләр кайчан гына шундый матур шау чәчәктә утыралар иде, инде уңыш та мул булыр дип өметләнгән идек. Тик пәрәвез сарган агач ботакларын, корт а...
Әллә нинди кортлы җәй булды быел. Алмагачлар, чияләр, җиләкләр кайчан гына шундый матур шау чәчәктә утыралар иде, инде уңыш та мул булыр дип өметләнгән идек. Тик пәрәвез сарган агач ботакларын, корт ашаган җиләкләрне, өлгермичә җиргә коелган алмаларны күреп, халык аптырашта.
«Ничә ел яшәп, бакчамда мондый билгесез кортлар күргәнем юк иде», – ди Вахитов районы пенсия бүлегендә матбугат хезмәте җитәкчесе Галина Абдрашитова.
– Былтыр бакчага барганда, бөҗәкләргә каршы сиптерә торган җайланма тәкъдим иттеләр безгә. 3500 сум тора әле җитмәсә. Имеш, җиләк корткычларын да юк итә, карлыганны бөҗәкләрдән дә саклый. Моңа кадәр әлеге проблема белән очрашканым булмаса да, барыбер сатып алып сиптердек. Инде быел мул уңыш алырбыз дип хыялланган идем, җиләк тә, карлыган да булмады. Җиләкне амбар коңгызы ашап бетергән. Карлыганның ботаклары кинәт сынып төшкәнгә дә исем китте. Чебенгә дә, бал кортына да охшаган аклы-сорылы сырлы бөҗәкләрне күргән идем – алар харап иткән икән җимешләрне. Бу бөҗәк карлыган ботагына йомырка сала, аннары агачның кәүсәсен эчтән ашый икән. Бакчада кемдер аңа каршы уксус та сиптереп карады, тик файдасы юк, – ди укучыбыз.
Тукай районының Новотроицк авылын да корт баскан. Алар бу суалчансыман шуышып йөри торган йонлач бөҗәкнең нәрсә икәнен дә белмиләр. Тик ул бөтен җирдә: рәшәткәләрдә, яшелчәләрдә, юлда, хәтта өй эчендә. Кешеләр ничек булдыра алалар – аның белән шулай көрәшәләр. Чиләк-чиләк җыеп түгеп тә караганнар, сытып та үтергәннәр, себереп тә түккәннәр. Акча җыешып, санитария хезмәтен дә чакыртып караганнар. Барыбер кимеми, ди. Бу сәер бөҗәк күп кешенең кабак яфракларын, кыярларын ашаган. Белгечләр аны кычыткан күбәләге кортына да охшата. Тиздән алар күбәләккә әйләнеп очып китәр, дип көтәргә кушканнар. Бөҗәк салган зыянны күреп көн дә йөрәге әрнегән Новотроицк халкының түземлеге күпмегә җитәр?
Кама Тамагыннан да, колорадо коңгызы помидор яфракларын ашап бетерде, дип шалтыраттылар.
Илгизәр Рәхимов, орнитолог:
– Быел яз дымлы булды, җәй башы җылы килде, бу бөҗәләргә уңайлы шартлар тудырды. Болай да ел саен билгеле бер корт төренең саны кинәт үсә, былтыр, мәсәлән, махаон күбәләкләре күп иде, быел әлегә әйтә алмыйбыз. Андый бөҗәкләр үрчи дип борчылырга кирәкми, ә менә урманнарга, авыл хуҗалыгына зыян китерә торган ефәк күбәләге, саранча кебек корткычлар арту – проблема. Табигать бөҗәкләр белән үзе көрәшә. Бер елны кортлап, пәрәвез баскан алмагачның икенче елны мул итеп алма биргәнен үзебезнең дә күзәткәнебез бар бит.
Фарсель Зыятдинов, танылган бакчачы:
– Май аенда алма көяләре активлашкан иде. Алар алмагачка йомыркаларын салып калдырды, шул кортлар алманың үзәгенә үтеп кереп, орлыгын кимерә, нәтиҗәдә алма кечкенә килеш коела. Бу очракта җимештә тишекләр күзәтелә. Монысы бер сәбәп. Икенчедән, алманың коелуы табигый хәл. Алмагачта җимешләр формалаша башлагач, ул күтәреп тора алмаган алмаларны коя. Колорадо коңгызының помидорны ашавы гаҗәп түгел. Алар икесе бер семьялыктан бит, бертөрле корткыч бөҗәкләр белән зарарланалар. Шуңа да помидорны бәрәңгегә якын утыртырга киңәш ителми. Кортларның артуына кеше үзе дә гаепле. Корткыч бөҗәкләр үләннәрдә туплана. Ә хәзер бакчаларны җыештырырга, үләннәрне чабарга, чүпләрне утарга ашыкмыйлар. Бакча һәрчак тәртиптә торырга, чиста булырга тиеш.
Комментарийлар