Көрәштә Әлки районына тиңнәр булмаган
Әлки районы көрәшчеләре билбаулы көрәш буенча Татарстан беренчелегендә җиңү яулады.Узган ял көннәрендә Әлки районы Базарлы Матак авылында кече яшьтәге кызлар һәм малайлар арасында билбаулы көрәш буенч...
Әлки районы көрәшчеләре билбаулы көрәш буенча Татарстан беренчелегендә җиңү яулады.
Узган ял көннәрендә Әлки районы Базарлы Матак авылында кече яшьтәге кызлар һәм малайлар арасында билбаулы көрәш буенча Татарстан беренчелеге уздырылды. Әлеге яшь категориясе буенча республика беренчелеге әле беренче тапкыр гына оештырыла. Шуңа да 12-14 яшьлек көрәшчеләрнең бил алышуы зур кызыксыну уятты. Турнирга 22 районнан 286 көрәшче җыелган иде.
– Бу турнирны оештыруга, билбаулы көрәш буенча шөгыльләнүчеләрнең саны, спорт төренә карата кызыксыну арту сәбәпче булды, – диде Татарстанның Билбаулы көрәш федерациясе башкарма директоры Хәбир Хәбибуллин. – Бүген республикада билбаулы көрәш белән 15 меңнән артык кеше шөгыльләнә. Татарстанның һәр почмагында спорт секцияләре эшләп килә. Узган елда гына да Татарстан көрәшчеләре 35 мәртәбә дөнья чемпионатында мактау баскычына күтәрелде.
Билбаулы көрәш Әлки районында да киң җәелә бара икән – әлеге турнирда ике төр ярыш буенча да келәм хуҗалары җиңүче булды.
Җиңүче командалар. Ирекле ысул:
1. Әлки.
2. Алексеевск.
3. Түбән Кама.
Классик ысул:
1 Әлки.
2. Лаеш.
3. Теләче.
Комментарийлар