Логотип «Мәйдан» журналы

Көрәш буенча Татарстан чемпионы исеменә Әгерҗе егете лаек булды

Алабугада “Сабантуй“ журналы призына узган Татарстан беренчелеге бәйгесендә Әгерҗе көрәшчеләре дә район данын яклап чыгыш ясадылар, дип яза "Әгерҗе хәбәрләре газетасы.Татарстанның иң көчле көрәшчеләре...

Алабугада “Сабантуй“ журналы призына узган Татарстан беренчелеге бәйгесендә Әгерҗе көрәшчеләре дә район данын яклап чыгыш ясадылар, дип яза "Әгерҗе хәбәрләре газетасы.
0154
Татарстанның иң көчле көрәшчеләре белән районнан ундүрт яшүсмергә бил алыштырга туры килде. 2002-2003 елгылар арасында 100 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Үтәгәннән Денис Әминев, абсолют җиңү яулап, Татарстан чемпионы булды. Аңа акчалата премия, бүләк, Грамота һәм медаль тапшырылды.
Кадыбаш мәктәбенең 10 сыйныфында укучы Денис тренер Рәшит Садыйков кул астында көрәш белән биш ел шөгыльләнә. Күптән түгел ул Исәнбайда узган район бәйгесендә абсолют җиңүче булган иде, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар