Коръәннең Казан басмасы яңадан бастырылачак
Казанда Коръән 1881 елда бастырыла, әмма 1803 елда нәшер ителгән Коръән күбрәк тарала. Сүриядән, Иорданиядән, Мисырдан халыкара белгечләрне җәлеп итеп, Коръәннең Казан басмасын яңадан бастыруга әзерлә...
Казанда Коръән 1881 елда бастырыла, әмма 1803 елда нәшер ителгән Коръән күбрәк тарала.

Сүриядән, Иорданиядән, Мисырдан халыкара белгечләрне җәлеп итеп, Коръәннең Казан басмасын яңадан бастыруга әзерләгәннәр. Әлеге басма инде компьютерда җыелган, бер атнадан ул нәшрияткә тапшырылачак.
“Без Казан басмасының технологиясен файдаланып, Коръәнне бастырганда заманча ысулларны кулланачакбыз. Компьютерда җыйганнан соң, белгечләр аны бик җентекләп тикшереп чыкты. Эш якынча 1,5 ел чамасы барды. Инде “Идел-Пресс” нәшрияты белән дә сөйләшүләр булды. Без аны бөтен кануннарына китереп бастырачакбыз”, - ди Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Коръән басылып чыкканнан соң ул киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителәчәк.

Комментарийлар