Конституция турында Большаков: Хокукый суверенитет санкцияләр аркасында кирәк
Конституциягә хокукый суверенитет турындагы төзәтмә кирәк, чөнки Россия инде берничә ел санкция шартларында яши. Бу хакта КФУның конфликтология кафедрасы мөдире, КФУ каршындагы иҗтимагый-сәяси һәм этн...
Конституциягә хокукый суверенитет турындагы төзәтмә кирәк, чөнки Россия инде берничә ел санкция шартларында яши. Бу хакта КФУның конфликтология кафедрасы мөдире, КФУ каршындагы иҗтимагый-сәяси һәм этноконфессиональ мәсьәләләр буенча эксперт советының җаваплы секретаре Андрей Большаков әйтте.

«Әгәр без халыкара хокукның милли [Россия] хокуктан өстен булуына мөмкинлек бирсәк, бу инде без Европа санкцияләре алдында капитуляциягә риза булабыз дигән сүз. Безгә бары тик кулларны күтәрергә һәм Көнбатышка биреләбез, дип әйтергә генә кала», - дип искәртте галим.
Ул бу төзәтмә иҗтимагый яктан хупланачак, чөнки бу халык һәм сәяси сыйныф мәнфәгатьләрендә булачак, диде.
Элегрәк «Татар-информ» Татарстан Дәүләт Советының Россия Конституциясенә төзәтмәләр турындагы законны хуплавын хәбәр иткән иде.
Комментарийлар