Логотип «Мәйдан» журналы

Кондыз мең ярымлап кешене утсыз калдырган

Алтай өлкәсе Солтон районында мең ярым кеше утсыз калган.Регионны электр энергиясе белән тәэмин итүче  «Алтайэнерго» компаниясе хәбәр итүенчә, барысына да кондыз гаепле.«Алтайэнерго» хезмәткәрләре Сол...

Алтай өлкәсе Солтон районында мең ярым кеше утсыз калган.
Регионны электр энергиясе белән тәэмин итүче  «Алтайэнерго» компаниясе хәбәр итүенчә, барысына да кондыз гаепле.
«Алтайэнерго» хезмәткәрләре Солтон районында яшәүчеләрне киредән утлы итте. Әлеге җәнлек кимергән агач 10 киловольтлы электрүткәргечләр линиясе өстенә ауган. Шулай итеп, кондыз мең ярым кешенең торагына электр килүне туктаткан», — диелә оешманың хәбәрендә.
Регионда мондый очраклар килеп чыгып тора икән. Мәсәлән, берничә ел элек җәнлекләр Бобровка бистәсен электрсыз калдырган булган.
 
Фото: https://pixabay.com
 

Комментарийлар