
Мәктәпкә укырга баручы кыз баланың билетка түләргә биш сум акчасы җитеп бетмәгән. Әнисе билет бәясе артканны онытып, кызына 25 сум урынына 20 сум гына биргән булган. Кондуктор кызга кычкырган һәм рюкзагыннан тотып аны автобустан куып чыгарган.
Кызның әнисе шикаять белән Казанның ПАТП-4 оешмасына барган. Кондукторны эштән куганнар.
Комментарийлар