Логотип «Мәйдан» журналы

Көнчыгыш календаре буенча 2019 елның символы нинди булачак?

Якынлашып килүче 2019 елның символы Сары Җир Дуңгызы булачак. Ул тынычлык яратучы һәм сабыр диелә Көнчыгыш календарендә, шунлыктан ел тыныч узар дип көтелә.Яңа ел бәйрәмен каршылаганда сары, алты...

Якынлашып килүче 2019 елның символы Сары Җир Дуңгызы булачак.
 
Ул тынычлык яратучы һәм сабыр диелә Көнчыгыш календарендә, шунлыктан ел тыныч узар дип көтелә.
Яңа ел бәйрәмен каршылаганда сары, алтынсу, көрән яки соры төстәге киемнәр әзерләргә киңәш ителә. Шулай ук кызгылт-сары, кофе төсендәге, көмеш, терракота, аксылкөрән төстәге күлмәкләр дә ярый. Ә ир-атларга шушы төсләрнең берсендәге галстук тагу кулай булачак.
Бәйрәм табынында мандарин һәм әфлисуннар булырга тиеш. Гөмбәле һәм чикләвекле кабымлыклар, икра белән бутербродлар ясарга мөмкин. Ә менә дуңгыз ите киләсе Яңа ел өстәлендә гомумән булырга тиеш түгел!
Фото: russianfood.org
 

Комментарийлар