Логотип «Мәйдан» журналы

Концерт куеп баеп буламы?

Ялгыз концерт, ягъни «сольник» оештыру авырмы? Ни өчен кемнәрдер елына берничә тамаша бирә, кемдер дистә еллап сәхнәдә җырлап та моңа җөръәт итми. Бу язма пәрдә арты серләре турында. “Очты, очты, милл...


Ялгыз концерт, ягъни «сольник» оештыру авырмы? Ни өчен кемнәрдер елына берничә тамаша бирә, кемдер дистә еллап сәхнәдә җырлап та моңа җөръәт итми. Бу язма пәрдә арты серләре турында.



34bd3aa34676794dc2f0eb6e34212f97_XL
 “Очты, очты, миллионнар очты”
Әлеге темага алынгач, “мин җырчы түгел” дия-дия иң популяр артистлар пьедесталының югары баскычында торучы Фирдүс Тямаевның да фикерләрен укучы хозурына җиткермәсәк, язма тулы булмас дип уйладык. Март башында ул УНИКС концертлар залында биш көн буе Казан тамашачысы алдында имтихан тотты. Концерт оештыру мәсьәләсендәге проблемаларны ул белми, тагын кем белсен тагын?!
- Мин бу урында проблема дигән сүзне кулланасым килми, мәшәкать дип әйтсәк дөресрәк булыр. Ә алар шактый. Эш репертуарны яңартудан башлана. Халык каршына һаман бер төрле җырлар белән чыгарга ярамый. Аннан соң алар халыкка ошармы, юкмы, концертыма кеше килерме, дип борчылам, - ди артист.
Әлбәттә инде, нинди генә эшкә алынсаң да һәр нәрсә акчага барып тоташа. Чыгымнар да күп: яңа җырлар яздыру, программа эшләү, аппаратура алмаштыру, киемнәр тектерү, зал арендалау, билетлар, афиша, банер эшләтү, реклама...  Шуңа күрә сольный концерт куярга алынгансың икән, кесә ягың такыр булмавы кирәк. Мәсәлән, зал арендалауны алыйк. Район мәдәният йортларында бер концерт куяр өчен артистлар 10-15 мең сум түли. Билет бәяләре исә уртача алганда – 300-400 сум. Ә менә Казанда бәяләр ай-һай “тешләшә”. Артистлар гадәттә үзләренең тамашалары өчен УНИКС концертлар залын, “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексын, Татар дәүләт филармониясен сайлый. Соңгы вакытта аренда бәяләре арту сәбәпле һәм илдәге икътисадый кризисны да искә алып, моңа кадәр бик үк зур игътибар бирелмәгән “Юдино”, “Яшьлек” мәдәният сарайлары, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты да концерт мәйданнары буларак популярлаша бара. 1130 кеше сыйдырышлы “Пирамида” комплексының концерт залын 250 000 сум түләп арендаларга нинди тәвәкәллек кирәклеген чамалыйсыздыр! Ә менә филармония концертлар залы (650 кеше сыйдырышлы залның аренда бәясе 70 000 чамасы) иң халыкчаныдыр, минемчә. Шуңа күрә шактый җырчылар үзләренең тамашаларын тәкъдим итү өчен нәкъ менә шушы бинаны сайлый да. Биредә узучы концертка билет бәяләре уртача алганда – 400-1000 сум.
УНИКС концертлар залында эшләүче хезмәткәр сүзләренчә, концерт чаралары оештыру буенча хезмәтләр 115 мең сумнан башлана. Әлеге бәягә зал арендалау, киенү-чишенү бүлмәләре, гримеркалар, ут–тавыш кую корылмалары, ишек төбендәге сак хезмәте керә. Әгәр җырчы кирәк дип санаса, УНИКС башка өстәмә хезмәтләр дә тәкъдим итә ала. Килешү буенча артистлар репетиция һәм декорацияләрне урнаштыру өчен комплекска концерт башланырга биш сәгать кала керә. Өстәмә вакыт кирәк булса,  рәхим ит, акча түлә! Һәр өстәмә сәгать өчен 3000 сум күләмендә түләү каралган. Билет бәяләренә килгәндә, алар уртача алганда 500 сумнан башлана. Ә иң әйбәт урыннарга билетларны 1200 сумга сатып алырга туры килә. Мәсәлән, Фирдүс Тямаевка бер көн өчен зал арендалау гына 150 000 сумга төшә.
- Биш көн концерт кую өчен УНИКСка гына миллионга якын акча кирәк, - ди артист. - Шунысы да бар, аренда өчен акчаны концертлар алдыннан ук бирергә кирәк. Ләкин минем бервакытта да “минус”ка эшләгәнем юк. Концертларым һәрвакыт үз-үзен аклый. Район җирләрендә 100-200 кеше генә килсә дә, төркемдәгеләр белән аңлашабыз. Аллага шөкер, тамашачыларым елдан-ел арта. Казан заллары да тулы була. Мин акчага табынган кеше түгел, бөтенесен эшләп тә бетереп булмый. Булганына бик шөкер итеп, Раббыма мең рәхмәт укып иҗат итәм. Барлык билетлар да касса аша сатыла. Минем билетымны алыгыз әле, дип оешмаларда  соранып йөрергә Алла сакласын! Кайвакыт районнарда билет хаклары аерыла, чөнки һәр район үз бәясен алдан ук билгеләп куярга мөмкин. Кайберләрендә безнең билет бәяләре башка җырчылар белән чагыштырганда 50 сумга арзанрак та булырга мөмкин.
Фирдүс тамашага кеше җыю проблема тудырмый дисә дә, башка җырчылар моның киресен әйтә. Илдәге кризис хәле дә үзен шактый сиздерә, ди алар. Казанда гына түгел, район җирләрендә дә тамаша залларын тутыру бик авырга туры килә икән. Концерт кую, тамашачы җыю өчен кулай булмаган районнар исемлегендә - Кукмара, Алексеевск һәм Норлат.
Ильмира Нәгыймова белән берлектә “Апа-сеңел” программасын тәкъдим итүче Эльмира Сөләйманова да әлеге фикерне куәтли.
- Концерт оештыру чыннан да җиңел түгел. Районнарда бер рәттәге урыннарга чакыру билеты бирү каралган. Ни өчен шулай – аңламыйбыз. Мин аренда бәясен тулысынча түлим югыйсә. Кайвакыт хәтта ике рәт тә сораучылар була. Бу күренеш бер генә артистка да ошамый, әлбәттә. Аннан соң концертлар графигы бик тыгыз. Халык көн саен концертка йөрми бит инде. Атнага бер генә тамаша куелса, заллар да тулырак булыр иде, - ди җырчы.
Эльмира күтәргән мәсьәлә буенча Фирдүс белән дә сөйләштек.
- Закон буенча артист хаклы, әлбәттә. Әмма үзем берничә ел мәдәният йорты директоры булып эшләгәч, аларның да хәлен аңлыйм. Бөтен нәрсә аралашудан, үзара яхшы мөгамәләдән, аңлашудан тора. Шушы залга кабат килеп, концерт бирәсен дә онытмаска кирәк. Дөрес, артык “текәләнгән”нәренә каты гына әйтеп, урыннарына утырткан чаклар булды. Шунысын да әйтәсе килә, минем бөтен эшчәнлегем документ белән расланган. Барысы да закон таләп иткәнчә эшләнә. Шәхси эшмәкәр буларак салымын да түлибез, авторлык хокукларым да бар, - ди Тямаев.
Сүз дә юк, яңа программаны төзегәндә җырчылар юрганыңа карап аягыңны сузасың дигән халык мәкален истән чыгармый. Мәсәлән, яхшы аппаратура, театральләштерелгән шоу-тамаша, кыйммәтле костюмнар, җиһазлар белән тамашачы алдында имтихан тоткан Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовларның яңа концерт программасы өчен тотылган 2,5 млн сумы белән гап-гади сәхнәдә бер алып баручы белән чыгыш ясаучы Эльмира Сөләйманованың чыгымнары бер түгел бит инде.
Бер артистка ун тамаша
Нинди генә бизнес булмасын, товарның чыгымны аклавы кирәк. Ә аның өчен сорау булу шарт. Кеше кесәсендәге акчаны санау булса да, кара акыл белән исәпләп караганда, “сольник”лар белән даими чыгыш ясаучы популяр җырчының кереме аренда бәясен каплый. Ә кайсы артистның концертына халык йөри - шул популяр. Бүгенге көндә татар эстрадасында иң күп концерт оештыручылар исемлегендә - Фирдүс Тямаев, Радик Юльякшин һәм Данил Сабиров (районнарда һәм Казанда куелган концерт күрсәткечләре искә алынды). Шулай ук менә инде ничә еллар Уразова-Хәкимов концертларына халык йөри. Юмор остасы Рифат Зарипов та популяр, Ришат Төхвәтуллинның да заллары шыгрым тулы була.
Фирдүс быел дүртенче сезон программасы белән чыгыш ясый. Ләкин татар эстрадасына аннан шактый алданрак килеп, чарланган җырчылар арасында үзләренең “сольник”лары белән чыгыш ясарга бик ашкынып тормаган артистлар барлыгын да онытмыйк. 2012 елда чын мәгънәсендә үзенчәлекле, кабатланмас концерт куеп, тамашачыларны сөендергән талант иясе Алинә Шәрибҗанова да үз тамашачысын кабат җыя алырлык җырчы югыйсә.
- Барысы да акчага бәйле. Реклама бик кыйммәт. Зур исемнәргә, дәрәҗәләргә ия булган талантлы җырчыларның концертларын гына булса да оештыру мәсьәләсе дәүләт дәрәҗәсендә хәл ителсә бик яхшы булыр иде, - ди Алинә.  Татар эстрадасында ун ел стажы булган Илдар Әхмәтов әнә бары тик бер тапкыр гына үзенең сольный концерты белән Казан тамашачысы каршында чыгыш ясаган.
- Чыгым күп, ә тамашачыны җыю бик авыр. Ул вакытта ук концерт куеп зур акчалар эшләдем дип әйтә алмыйм, дөрес, “минус”ка да чыкмадым. Дусларымның да ярдәме тиде. Ни өчен концерт куймыйммы? Чөнки, гафу итсеннәр, тамашачы чын сәнгатьне аңламый башлады. Минем фикеремчә, гадел администраторларның аз булуы да роль уйный. Совет заманында закон буенча бер артистка елына уннан артык концерт куярга ярамаган. Һәм бу катгый  күзәтү астында булган, тәртип сакланылган. Ә хәзер кем ни тели, шуны эшли, - ди Илдар.
Игътибарны кызыклы бер фактка юнәлтәсе килә. Иң күп концерт (аена 25-27) тәкъдим итүчеләр: Фирдүс Тямаев үзен “мин җырчы түгел, автор-башкаручы” ди, Данил Сабиров – юмор һәм пародия, нәфис сүз остасы, Рифат Зарипов - юмор остасы, Радик Юльякшинның концертлары гомумән дискотека форматында уза. Димәк, бүген халыкның зәвыгы, соравы шундый. Тамашачы тамашадан уен-көлке, күтәренке кәеф, позитив рух көтә. Фактлар әнә шуны дәлилли.
УНИКС концертлар залында 2015 елда татар җырчылары арасында иң күп концерт куючылар
“Мунча ташы” - 14 концерт
Фирдүс Тямаев - 4 концерт
Ришат Төхвәтуллин һәм Уразова-Хәкимов - 3әр концерт

 
Зөһрә Садыйкова

http://shahrikazan.ru/tt

Комментарийлар