Логотип «Мәйдан» журналы

Композитор Әнвәр Шәрәфиев Тукай премиясенә тәкъдим ителгән

Татарстанның халык артисты, композитор Әнвәр Шәрәфиев Тукай премиясенә тәкъдим ителгән. Бу мәгълүматны композитор үзе раслады.“Әйе, документлар тапшырылган иде. Дәүләт премиясенә минем җырлар һәм музы...

Татарстанның халык артисты, композитор Әнвәр Шәрәфиев Тукай премиясенә тәкъдим ителгән. Бу мәгълүматны композитор үзе раслады.
clipboard04
“Әйе, документлар тапшырылган иде. Дәүләт премиясенә минем җырлар һәм музыкаль әсәрләр кергән җыентыкларым тәкъдим ителде. Аларны музыка мәктәпләрендә дә кулланалар”, - ди Әнвәр Шәрәфиев.
Әнвәр Шәрәфиев кандидатурасын Татарстан Композиторлар берлеге күрсәткән. Композитор 40 елдан артык әлеге иҗат берлегенең әгъзасы булып тора.

  • Әнвәр Шәрәфиевка 83 яшь. Март аенда аңа 84 яшь тула. 2017 елда ул бер тапкыр тәкъдим ителгән иде инде.



  • Композиторның “Сандугачкай”, “Чулпан йолдыз” һәм “Наз” җыентыклары тәкъдим ителгән.



  • «Уйнагыз, гармуннар» республика фестивале Әнвәр Шәрәфиевның Гәрәй Рәхим сүзләренә язылган «Уйнагыз, гармуннар» җырының исемен йөртә.


Фото: Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/27/181706/

Комментарийлар