Логотип «Мәйдан» журналы

Колумбия җанатарлары Казансуда батучы ир-атны коткарган

Колумбия җанатарлары Казансуда батучы ир-атны коткарган. Испания туристы социаль челтәрдәге үз сәхифәсендә шул хакта видео урнаштырган. Ролик авторы сүзләренчә, бу вакытта барысы да яр буендагы к...

Колумбия җанатарлары Казансуда батучы ир-атны коткарган. Испания туристы социаль челтәрдәге үз сәхифәсендә шул хакта видео урнаштырган.
 
Ролик авторы сүзләренчә, бу вакытта барысы да яр буендагы кафеда утырган. Кайсыдыр мизгелдә күрше өстәлдә утырган ир-ат чишенеп, суга сикергән. Колумбия кунаклары башта аны шаярта гына дип уйлаган, әмма соңыннан ир-атның бата башлавын күргән. Шуннан соң җанатарлар аңа ярдәмгә ашыккан.
Татарстан башкаласы кунаклары ир-атны яр буена бау ярдәмендә тартып чыгарган.
[embed]https://www.youtube.com/watch?time_continue=1&v=KYGOvfYjwQs[/embed]
 
https://tatar-inform.tatar

Комментарийлар